Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:20

Әрмән полициясе урам җыенын куып таратканнан соң оппозиция вәкилләре яңадан җыелды. Элекке президент Левон Тер-Петросян өйендә сак астында тотыла.


Ереван тулы полиция булуга карамастан, оппозиция вәкилләре төштән соң яңадан җыелган. Кеше хокуклары вәкилләре Армен Арутюнян вазгыятьне "киеренке" дип атады:

"Бик киеренке һәм авыр вазгыять туды. Полициянең тыныч урам җыенын көч белән тарату хокукы юк иде," – диде Арутюнян.

Шимбә иртән Ереванның Ирек мәйданын йөзләгән полиция һәм эчке эшләр министрлыгы гаскәрләре уратып алып яшьләндерү газы, таяклар ярдәмендә анда җыелган халыкны куып таратты. Кешеләр автобусларга тутырылды, полиция бүлекләренә алып кителде.

"Кешеләр тыныч кына йоклый иде. Махсус көчләр килеп таяклар белән аларны кыйный башлады. Мин микрофонга килеп халыкты тынычлыкка чакырдым, полиция белән бәрелешмәскә чакырдым. Башта аларның нишлиячәген күрик, дидем. Әмма безнең белән бер кем дә сөйләшмәде, полиция халыкны кыйный башлады," – диде элекке президент, сайлауда җиңелгән Левон Тер-Петросян.

Полиция үз хезмәткәрләренең яраланган булуын һәм чатырларда корал табылганын хәбәр итте. Чатырларны җимерер өчен хәрби машиналар китерелгәч полиция журналистларны мәйданнан куып чыгарды.

XS
SM
MD
LG