Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөгуд Гарәбстаны: нефть бәясе беркайчан да 60-70 доллардан ким булмаячак


Якшәмбедә Сөгуд Гарәбстанының нефть һәм табигый байлыклар министры Гали ибн-Ибраһим ан-Нуайми, нефть бәяләре инде беркайчан да бер мичкә өчен 60-70 доллардан да ким булмаячак, дип белдерде.

Сөгуд министры моны нефтьне алмаштыра алырлык альтернатив ягулык бәяләре белән аңлата. "Биоягулык төрле субсидияләр белән җитештерелгәндә дә, аның бер мичкәсе кимендә шул 60-70 доллар тирәсендә булачак, димәк нефть бәясе дә аннан бик аерылмаячак", дип исәпли министр ан-Нуайми.

Шушы фикерен ул Petrostrategy журналына биргән әңгәмәсендә бәян итте. Сөгуд Гарәбстаны нефь җитештерүче һәм аны сатучы иң ере ил булып тора. Дөньядагы нефть бәяләре шушы илнең сәясәтенә нык бәйләнгән.
XS
SM
MD
LG