Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда секс күпме тора?


Казанда тәнен сатып акча эшләүче туташ "Азатлык"ка интервью бирде.


Безнең әлеге язманың төп герое – татар кызы. Аның турындагы кайбер мәгълүмат язылмады. Чөнки әлеге туташ безгә үзенең кем икәнен әйтмәгән очракта гына күргән-белгәннәремне сөйлим диде. Чыгышы буенча ул Түбән Камадан. Әти-әнисе, сеңлесе бар. 26 яшь. Бүген туташыбыз Казанда бер айдан артык үзенең тәнен сатып акча эшли.
Хәзер исә, исемен үзгәртеп, шартлыча Алсу диеп язманың герое белән сөйләшүгә күчәбез.
Алсу. Тулы урта белем алдым. 11 классны бетердем, медколеж тәмамладым. Хәзер спорт институтын бетерәм.
Рөстәм Исхакый. Ни өчен мондый хәлгә калдың?
Алсу. Институтта укырга акча күп кирәк булды. Хәзер соңгы ел булгач курс эшләре, диплом бөтенесе бергә 60 меңгә төшә. Әти-әни,сеңлем бар. Аларга да ярдәм итәргә кирәк. Финанс яктан әти-әнидән бәйсез буласым килде. Шуңа да мондый хәлгә мәҗбүри рәвештә калдым.
Рөстәм Исхакый. Ә бит сатучы, кассир яки башка һөнәр кешесе булып та акча эшләп була...
Алсу. Анда бит бер ай өчен 60 мең түләмиләр. Кем 60, 40, 100 мең ала, кем ничек эшли инде.
Рөстәм Исхакый. Бу эшкә кереп китәргә психологик әзерлек кирәкме?
Алсу. Психологик яктан бик авыр. Кемгәдер ошый ул эш, үз ризалыгы белән бөтен барлыгын шуңа багышлый. Кайберәүләргә бик авыр. Яратмаган, белмәгән кеше белән беренче көнне үк интим мөнәсәбәткә керү өчен зур көч кирәк.
Рөстәм Исхакый. Үзең эшли торган интим хезмәт күрсәтү почмагын ничек эзләп таптың?
Алсу. Белдерү буенча.Күп акчалы эшкә кызлар кирәк дип язылган кәгазь иде ул.Башта шалтыратып белештем. Миңа, әйдәгез очрашып сөйләшик диделәр. Очрашуга бер егет килде. Без машинада аралаштык, секс мәҗбүри түгел, эшлекле очрашуларга барырсыз диде. Баштарак шулай да булды, 4 кеше утырдык бер ресторанда. Бернинди интим мөнәсәбәт булмады, без бер сәгать эшлекле кешеләрнең иптәш кызлары ролендә утырдык та киттек, урамда машина көтеп торды. Аннан соң бүтән чакырулар башланды… Бер сәгатькә бер кыз мең ярым ала, шуның 700е үзенә кала, ә калганы агенствога.
Рөстәм Исхакый. Төп эшләр йөкләнә торган ноктагыз офисмы, фатирмы?
Алсу. Вакытлыча торырга дип фатир алганнар. Анда интим хезмәт күрсәтә торган офис икәнне һәм ул урынны милиция үз канаты астына алуын беркем белми.
Рөстәм Исхакый. Исеме бармы бу агентствоның?
Алсу. Агентство “Vip”
Рөстәм Исхакый. Ничә кеше эшли? Яшьләре..
Алсу. 18 дән 35 яшьтәгеләр. 20 гә якын кеше. Тазалар, ябыклар, озын, кыска буйлылар. 17 яшьлек балигъ булмаган кызда бар.
Рөстәм Исхакый. Алар монда ничек һәм ни өчен килеп эләккәннәр инде?
Тәнен сатучы кызларның әти-әнисе балаларының нишләп йөргәнен белми
Алсу.
Акча кирәк!!! Укырга, матур, яхшы киенергә. Финанс яктан кемгәдер бәйле буласылары килми. Шундый бер кыз бар, аның егете аның интим хезмәт күрсәтүен белә, үзе, бар акча эшләп кайт дип җибәрә әле. Менә егетләр шулай эшли алалармы инде?!
Рөстәм Исхакый. Эшкә тотынганчы сезнең белән ниндидер килешүләр төзеделәрме?
Алсу. Бернинди килешү юк. Телисең эшлисең, теләмисең икән эшләмисең. Ләкин телефоннан шалтыратып тикшерәләр; “Син кайда? Өйдәме, кибеттәме? Хәзер машина килә, эшкә чыгарга әзер тор!” – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.
Рөстәм Исхакый. Хуҗа ниндиерәк кеше?
Алсу. Казан егете. Аңа 20 яшь.
Рөстәм Исхакый. Болай гына мондый эшне алып барып булмый бит инде, “түбә”се бармы?
Алсу. Берничә агентстволар берләшәләр дәүзләренең төп “түбә”ләрен ясыйлар.
Рөстәм Исхакый. Түбә милицияме әллә тагын башкаларда бармы?
Алсу. Милициядә, мафиядә булырга мөмкин. Аларны безгә әйтмиләр инде.
Рөстәм Исхакый. Синең белән эшләүчеләр арасында нинди милләт хатын-кызлары бар?
Алсу. Татар, рус, чуваш, Молдовиядән килгән кызлар да бар. Күбесе Казаннан, күрше районнардан да киләләр.
Рөстәм Исхакый. Әти - әниләре дә бар инде...
Алсу. Бар, әйе…Ләкин кызларының монда эшләүләрен белмиләр. Кем әйтә кибеттә эшлим дип, кем әйтә машина юучы булып, яки башка акчалы җирдә эшлибез дип ялганлыйлар.
Рөстәм Исхакый. Сезне чакыручыларның таләпләре ничегрәк, нинди кызларны телиләр?
Алсу. Шалтыраталар сорыйлар, кемгәдер кирәк 25 яшьтән, яшь егетләр 18 яшьлекләрне телиләр. Кемнең нинди районга чакыруына карап бәяләр билгеләнә. Казанның Яңа Савин районында 1300, элитный районда 1500, сауна-бассейннарга чакырсалар сәгате 2000 дә була.
Рөстәм Исхакый. Интим теләүче ир-атларның арасында егетләрме күбрәк, урта яшьтәгеләрме?
Алсу. Төрлесе бар; егетләр, ир-атлар, 73 яшьлек бабай да булды. Эчәләр дә кызлар чакыралар. Кунактагы кебек чәй эчертәләр, үзләре дә нидер эчеп, сөйләнеп утыра. Егетләр интим тели инде.
Рөстәм Исхакый. Казанда, интим хезмәт (секс) күрсәтүче агенстволар үз кызларын бик каты тоталар, ойдән чыгармыйлар дигән сүзләр ишетелде.
Алсу. Бездә алай түгел әлегә, ирекле йөрибез.Ләкин андый агенстволар Казанда да бар. Кызларын ябып тоталар, штрафлар салалар. Аннары клиентларның кайберләре эчәләр, наркотик кулланалар да кызларны кыйный башлый. Анда инде кем ничек чыгып кача ала шулай кача.
Рөстәм Исхакый. Фахишә сүзе сине куркытмыймы?
Алсу. Куркыта… Мин бит әйтмим монда эшләргә калам дип. Мондый хәлгә бер кызның да каласы килми.
Рөстәм Исхакый. Тәнен сатучы хатын-кызлар эчкече, наркоман була дип әйтәләр. Сездә ниндиерәк кызлар?
Алсу. Гадәттә берничә ел эшләүчеләр тәмәке тарталар, наркоман, эчкече булалар. Безнең арада да андыйлар бар.
Рөстәм Исхакый. Секс теләп чакыручы ир-атлар шундый кызлар белән йоклыймы? Кире какмыймы?
Алсу. Клиент карый да ошамаса, шикле күренсә кире кага. Андый хәлләр дә булды.
Рөстәм Исхакый. Гадәттә нинди урыннарга чакыралар?
Алсу. Фатирларга... Шулай ук сауна, кунакханә, шәһәр читендәге шәхси йортларга да еш чакыралар.
Рөстәм Исхакый. Көн саен эшлисеңме, кайсы көннәрне чакырулар күбрәк?
Алсу. Эш күбрәк төнлә бара. Гаиләле кешеләр көндез чакыралар. Хатыннары эшләрендә, беркем күрми-белми дигәндәй. Чакырулар атна ахырларында күбрәк.
Рөстәм Исхакый. Гаиләле татар ир-атлары күп очрадымы? Бу эш-гамәлләрен нәрсә дип аңлаталар?
Алсу. Соңгы арада күбрәк татар ир-атлары булды, балалары, оныклары бар. Дөнья шундыйга бара диләр. Үзем дә сораган идем, нишләп соң сез кызлар чакырасыз, үзегез татар, гаиләгез тулы, бөтен нәрсә бар дип. Туйдым диләр бер хатыннан, тазарды, ямьсезләнде, кызык түгел аның белән диючеләр байтак. Бер ботканы көн саен ашап булмый бит инде диләр.
Рөстәм Исхакый. Сезне чакырган ир-атларның тормыш иптәшләре кая була икән?
Алсу. Төрлечә, кемнекедер авылга кайтып китә, кайсыберләре эштә.
Рөстәм Исхакый. Синең әти-әниең ни эшләп йәргәнеңне белмиме, тикшермиләрдәме?
Алсу. Шалтыраталар, сорашалар, алар миңа ышана… Мин бит мондый юлга керермен дип уйламаган идем.
Рөстәм Исхакый. Бу эшкә кереп китәргә кем этәргеч ясады соң ?
Алсу. Иптәш кыз. Әйдә, мин сине авыр хәлдән чыгарга булышам диде һәм менә хәзер шулай акча эшлим.
Рөстәм Исхакый. Мондый хезмәт (секс) күрсәтүче нокталар, агенствалар Казанда күпме ?
Алсу.
Күп, бик күп

Рөстәм Исхакый.
Хәзер бит интернетта, урамда үзләрен тәкъдим итүче кызлар арта. Көндәшлек бармы соң алар белән.
Алсу. Бар ансы. Ләкин бит безне чакыручы егетләрдә күп һәм арта гына.
Рөстәм Исхакый. Телефон номерларын ничек таратасыз?
Алсу. Визиткалар күбрәк, газетларда, йортларда, биналарда…

Рөстәм Исхакый.
Кемнәр язып йөри инде ул номерларны, чөнки Казанда алар бик күп.
Алсу. Яшь егетләр, мәктәп укучылары да бар.
Рөстәм Исхакый. Сез татар гаиләсеннән чыккан тәнен сатучы Алсуның ничек фахишә булып китүен, моңа нәрсә этәргеч биргәнен һәм бүген ничек яшәвен белдегез.
XS
SM
MD
LG