Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:00

Русиядәге тавыш бирү алдан көтелгәнчә тәмамланды - илнең чираттагы, өченче президенты итеп Путин тәкъдим иткән Дмитрий Медведев сайланды.


Хәзерге президент яңасын җиңү белән инде котлады да. Путин Медведев белән якшәмбе кичен Мәскәү Кремле янында узган зур тамашага килгән иде.

Тавышларны санау инде якшәмбедә үк сайлауның икенче туры булмаячагын һәм зур аерма белән алда рәсми варисның баруын күрсәтте. Медведевне яклау якынча 70,23% тирәсендә. Exit poll, ягъни сайлаучыларның фикерен белешү нәтиҗәсендә алынган саннар да Дмитрий Медведев өчен бирелгән тавышларның 70% тирәсендә була алуына ишарә иткән иде.

Башка нәмзәтләрдән коммунистлар җитәкчесе Геннадий Зюганов тавышларның 17,75%, үтә милләтче Владимир Жириновский – 9,36%, ә Андрей Богданов – 1,3% казанган дип хәбәр ителә.

Русия Үзәк сайлау комиссиясенең рәисе Владимир Чуров, сайлауда катнашу дәрәҗәсенең бу юлы 2004нче елгы тавыш бирү белән чагыштырганда югарырак булуын хәбәр итте. Берүк вакытта Русиянең төрле төбәкләреннән халыкны сайлау урыннарына демократик булмаган ысуллар белән җәлеп итү очраклары турында мәгълүматлар алынды.

Оппозиция тавыш бирү вакытында төрле бозыклыклыр булуына да зарлана. Компартия җитәкчесе Зюганов сайлау нәтиҗәләрен мәхкәмәгә бирергә җыенуын әйтте.


Шәймиев үзенең Медведевкә булган симпатиясен яшерми

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, рәсми нәмзәтнең шулай алга китүен һәм башкаларның нык калышуын Русиядә конструктив оппозиция булмавы белән аңлата. “Халык кемне сайларга белә”, дип белдерде ул Русия телевидениясе аша.

Татарстанда Русия президентын сайлауда тавыш бирү хокукы булганнарның 83,4% катнашкан. Медведевне яклау “70%-тан да ким булмаячак”, диде Татарстан президенты якшәмбе көнне. Дүшәмбе исә Медведев өчен тагын да матуррак сан алып килде - Татарстанда аны, хакимиять мәгълүматына караганда, сайлаучыларның 79,35% яклаган.

Чечня һәм Башкортстан кебек үк, Татарстан сайлауларны оештыруда хакимиять куәтен чамадан тыш кулланган төбәкләрнең берсе булып тора.

XS
SM
MD
LG