Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:21

Самар хатын-кызлары динебез һәм телебез сагында


Самардагы хатын-кызлар җыелышында Наилә Сабирҗанова чыгыш ясый

Самардагы хатын-кызлар җыелышында Наилә Сабирҗанова чыгыш ясый

“Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте каршындагы татар хатын-кызлары бүлекчәсе үзенең чираттагы утырышын уздырды.

Хатын-кызлар Шурасы әгъзасы Наилә ханым Сабирҗанова киңәшмәне Гакыйль Сәгыйровның “Телсез сабый” шигыре белән башлап җибәрде. Шигырьдә яңгыраган фикер тел турында гына булса да, көн тәртибенә куелган проблеманың бер өлеше иде.

“Динебез ислам кысаларында яшәү – бәхет юлына чыгара” дип исемләнгән сөйләшү тел проблемассыз уза алмады. Дини темага күчәр алдыннан, Наилә Сабирҗанова Казанда чыга торган газета-журналларга бәйнә-бәйнә тукталды:

“Милләтебез зур фаҗигага килеп терәлде. Соңгы ике буын татарыбыз телебезне белми дип әйтеп була. Әгәрдә Татарстанда бу мәсьәләне дәүләт биеклегендә хәл итсәләр, безгә читтә яшәүче татарларга үзебезгә генә ошанырга кала. Һәм, әлбәттә, бу вазыйфа гаиләгә йөкләнә. Безгә үрнәк булып чит илләрдә яшәүче татарлар тора. Мәсәлән, Америка Кушма Штатларында, Финляндиядә, Кытайда, Төркиядә, Германиядә, Австралиядә яшәүче татарлар телебезне саклыйлар һәм туган телебездә иркен сөйләшәләр, ә бит ул илләрдә дәүләт теле булып йә инглиз теле, йә немец, йә фин, кытай телләре санала.

Хәзерге вакытта гаиләдә төп тәрбияне хатын-кыз бирә. Теләсә кайсы телне белер өчен, ул телдә иркен сөйләшер өчен, күп укырга кирәк. Шуның өчен бүгенге чыгышымда Казанда чыга торган газета-журналларга тукталасым килә. Әлбәттә, рухи мәркәзебез Казанда дистәләгән газета-журналлар чыга. Барчасы турында да бер чыгыш кысаларында сөйләп булмый. Кайберәүләргә генә тукталам...“

Наилә ханым дистәләгән газета-журналларны күрсәтә-күрсәтә сөйләде, тик менә залда утыручыларның күпчелеге бу басмаларны белмиләр иде.

“Тагын нинди чыгышларга вакыт бирелде?”- дигәнгә, Наилә Сабирҗанова болай җавап бирде: “Хатын-кызлар бүлекчәсе җитәкчесе Наилә Абдулганиева “Ислам. Гаилә. Әхлак. Тәрбия. ” темасына зур нотык тотты. Наилә ханым бу теманы үзенә диплом эше итеп алган. Ул Казанда мәдрәсәдә укый. Иске мәчеттә дини дәресләрне алып баручы Мәрбия Сафина Хаҗ турында сөйләде һәм бик күп сорауларга төпле җавап тотты.

Утырышка яңа әгъзалар да килә. Төрле һөнәр ияләре килә. Максатлары бер – милләтне саклап калу, динебез исламны җәелдерү. Яшь туташ рус кызы да килде бу юлы. Югары белемле кыз Казанга барып, ислам динен кабул иткән. Җыелыштан-җыелышка яңа ханымнар, туташлар килүе – күңелле хәл. Милләт язмышы турында хатын-кызлар уйлый башлагач, ул инде өмет бар икән әле дигән сүз.”

XS
SM
MD
LG