Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:24

Омскида сайлаулар нәтиҗәләре


Омски сайлаучылары быелгы президент сайлауларнында аеруча актив булдылар.

Сайлаулар алдыннан барган үгетләү чараларыннан тыш активлыкны көчәйтү өчен сайлау көнендә шәһәрдә кайбер кызыксындыру гамәлләре дә кулланылды. Беренчедән, халыкны өеннән урамнарга чыгару максаты белән күрәсең, сайлау участоклары янындагы мәйданнарда “Кыш озату” бәйрәмнәре оештырылды, төрле үзешчән сәнгать коллективларының чыгышлары булды.

Концерт программаларында милли коллективлар, шул исәптән “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбле дә җәлеп ителде. Алар төрле сайлау участокларында концертлар бирделәр. Омскида муниципаль транспорт халыкны көн озынына түләүсез йөртте. Инде иң кызыклысы–барлык сайлау участокларында бушлай лоторея акциясе үткәрелде. Сайлауга килгән һәр кеше алдан таратылган билетлар буенча лоторея уенында катнашты. Отыш комиссиясе белдерүенчә, барлыгы 700 мең данә билет эшләнгән, акция өчен 35 млн. рубль акча тотылган. Бу сумма өлкәнең эшмәкәрләр берләшмәсе тарафыннан бирелгән.

Әйтергә кирәк, отышлар шактый зурдан булды. Бәхетлеләр ял итү юлламалары, суыткыч, телевизор, электр чәйнекләре, электр җылыткычлары, тузан суырткыч кебек кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Иң кыйммәтле отыш “Жигули” маркалы машина булды. Бу отыш сайлаулар тәмамланганнан соң, шәһәрнең “Антенна-җиде” телевизион каналында, махсус комиссия һәм тамашачылар алдында очраклы саннар җыю ысулы белән билгеләнде.

Тырышулар нәтиҗә бирми калмады дияргә мөмкин. Гадәттә Омскида исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 56%-ка якыны катнаша торган булса, хәзерге сайлауларда бу сан 71-гә җитте, ди өлкә сайлау комиссиясе рәисе Александр Кушнарев.

Авыл-районнар буенча исә нәтиҗәләр тагы да югарырак булды –77%-ка кадәр җитте. Әлегә төгәлләнеп бетмәгән саннар буенча Омски өлкәсендә нәмзәтләр өчен бирелгән тавышлар саны Бөтенрусиянекеннән берникадәр аермалы булды. Медведев 60, Зюганов 23, Жириновский 13, Богданов 2%-ка якын тавыш җыйды.

XS
SM
MD
LG