Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә сайлауда үзенчәлекләр дә булды


Сайлау көненең 12 сәгатендә өлкә үзәгендә сайлаучыларның нибары 23 проценты гына сайлауга килгән иде.


Авыл җирләрендә күбрәк. Иң актив – саф татар районы Иске Кулаткыда: 60 проценттан артык. Өлкә буенча 35 процент кына булса да. Аннан соң татар күпләп яшәгән Павлов һәм Радищев районнарында шәп күрсәткечләр. Икесе дә Иске Кулаткының күршеләре. Иң сүлпәне – шәһәрләрдә: өлкә үзәгендә 15 кенә, ә Димитровград дип аталучы Мәләкәстә – 17 процент иде.

Монысы – көн уртасында. Ә гомумән алганда, сайлауларда катнашучылар саны белән Үзәк сайлау комиссиясе бик канәгать: теркәлгәннәрнең 62 ярым проценты катнашкан. Бу җәһәттән аеруча активлык татар күпләп яшәгән Карсун һәм саф татар районы Иске Кулаткы районнарында – 90 проценттан артык. Өлкә үзәгендә исә сайлау хокукына ия булганнарның яртысы гына сайлауларда катнашкан. Югыйсә, бик тә тырышып йөрделәр халыкның күп килүен тәэмин итү өчен. Һәр йортка берәр активист билгеләнгән булып чыкты. 10 сәгатьтә үк өндәүчеләр ишекләр шакып йөри башладылар. Хастаханәдә ятучы ханымны эзләп, хәтта ике мәртәбә килделәр.

Сайлау нәтиҗәләренә килсәк, Ульян өлкәсендә КПРФның абруе Бөтен Рәсәйдәге белән чагыштырганда югарырак кебек. Бу - “Бердәм Рәсәй” хисабына булып чыга. Әйтик, ил күләмендә Медведев 70 процент җыйса, Ульян өлкәсендә 67,26 гына. Зюгановка исә 21 проценттан да артык. Жириновский белән Богданов гомумрәсәйдәге чамада тавыш җыйганнар.

Җирле Кануннар чыгару җыелышына сайлауларда Бердәм Рәсәйгә сайлаучыларның өчтән бере тавыш биргән. ЛДПР белән Гадел Русия – икесе дә бер чамалы – 7 ярым процент. 15 депутат урынын шул саннардан чыгып бүләчәкләр.

Бер мандатлы округлардан моңа кадәр дә депутат булган ике татар кешесе сайланган: Алсу Балакишиева белән Расих Гатауллин. Югыйсә, алар “Бердәм Рәсәй” исемлеге буенча да сайлана алырлар иде. Ә бу исемлек буенча “Стройпластмасс” дигән данлыклы агро-сәнәгать ширкате хуҗасы Равил Насыйров сайланган.
XS
SM
MD
LG