Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:23

Русия шәһәрләрендә "Ризасызлар маршы" үтәчәк


Мәскәү - Петербур, Мәскәү һәм Русиянең кайбер башка шәһәрләрендә бүген оппозициянең "Ризасызлар йөрешен" үткәрү каралган.

Петербурда чарага рөхсәт алынган. Мәскәүдә рәсми рөхсәт алынмаган, әмма аны оештыручылар барыбер урамга чыгачакларын белделде. Шәһәр мэриясендә "Башка Русия"нең бу тырышлыгын "провокация" ди атадылар.

Петербурда "Ризасызлар йөрешенә" берничә мең кеше чыгар, дип көтелә. Анда Берләшкән ватандашлар фронты җитәкчесе Гарри Каспаров һәм национал-большевиклар башлыгы Эдуард Лимонов катнашачак.

XS
SM
MD
LG