Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:41

Европа Медведевны җиңү белән котлады


Мәскәү - Европа илләре һәм Европа Берлеге Дмитрий Медведевны Русия президенты сайлавында җиңүе белән котлады. Европа Комиссиясе рәисе Жозе Мануэль Баррозо Мәскәү белән Брюссельнең "стратегик хезмәттәшлегенә" ышаныч белдерде.

Британия премьер-министры Гордон Браун, яңа хакимияткә бәя аның эшчәнлегенә карап биреләчәк, диде. Германия канцлеры Ангела Меркельнең матбугат хезмәте, тавыш бирү вакытында хәрәмләшүләр булганы кызганыч, дип белдерде. Франция тышкы эшләр министры Бернар Кушнер Франция радиосына биргән әңгәмәсендә, "сайлау Русиягә хас рәвештә үтте, җиңү алдан билгеле иде", - диде.

XS
SM
MD
LG