Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:01

"Газпром" Украинага газны киметте


Мәскәү - "Газпром" Украинаның "Нафтогаз" ширкәтенә яңа килешү тәкъдим итте. Бу хакта Украина ширкәтенең матбугат хезмәте белдерде.

Бу атнада "Нафтогаз" вәкилләре Мәскәүгә сөйләшүләргә киләчәк.

Бүген иртән "Газпром" Украинага газ җибәрүне 25% киметте. Моны "Газпром" Украинаның 600 миллион долларлык бурычны түләмәгәне һәм яңа елга килешү төзелмәгәне белән аңлатты. Украина ширкәте 2007 елга бурычларның түләнмәвен кире кага. "Нафтогаз" вәкиле Валентин Землянский, "Газпром" газны тагын 10% киметте, көненә бу 46 кубик метр газ" - диде.

Украина президенты Виктор Ющенко тарафларны "газ сугышына" җиткермәскә чакырды.

XS
SM
MD
LG