Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:10

Туберкулезны дәвалау кыйбатракка төшә бара


Халыкара Сәләматлек Саклау Оешмасы хәбәр итүенчә, дәньяда дарулар белән дәваланмый башлаган туберкулез чире арта. Мондый чир иң күп элекке Советлар Берлеге илләрендә таралган. Оешманың соңгы хисабы 2002-2006 елларда 81 илдә 90 мең авыру тикшерелгәннән соң әзерләнгән. Оешманың туберкулезга каршы программасы җитәкчесе Марио Равильоне сүзләренә караганда, даруларга бирешмәгән туберкулезның таралуы көтелгәннән күпкә тизрәк бара.

Белгечләр фаразларына караганда, хәзер туберкулез белән авыручыларның якынча 5%на дарулар ярдәм итми. Әмма Азербайҗан башкаласы Бакы шәһәрендә бу сан 22% арткан. Молдовада 19,4%, Донецкта - 16%, Ташкентта туберкулез белән авыручыларның 14.8% дарулар белән дәвалан алмый.

Даруларга бирешмәүче туберкулез авыруын дәвалау кыйбатка төшергә мөмкин һәм кешечелек сәләмәтлегенә зур куркыныч тудыра ала, ди белгечләр.

XS
SM
MD
LG