Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

2008 елга кердек. Суверенитет игълан иткән елда туган егетләр быел армиягә әзерләнә.

Кызлар үсте, урта буын картайды, өлкән буынның күбесе киткәндер дә. Татар халкы, Татарстан яңа чорга кереп бара. Дәүләт төзибез, милләтебезне тергезәбез дигән бер эпоха башланган иде. Хәзер ул бетеп киләме?


Идел-Урал штаты игълан ителүгә 90 ел (II тапшыру)

Азатлык темасы, дәүләтчелек татар милләтенең киләчәге, яшәеше темасы урта һәм өлкән буынның күңелендә. Ә менә яшьләрнең күңелендә нәрсә калыр? Дәүләтчелек, милләт идеяләре аларны кызыксындырырмы? Татар халкы өчен әһәмиятле 1917 елгы милли корылтайлар үтүгә туксан ел тулды. Унҗиденче елның маенда, июнендә, ноябрендә булган зур корылтайлар, милли мәҗлес корулар онытылырга тиеш түгел. 2008 дә Идел-Урал дигән дәүләт төзү омтылышларына да туксан ел тула. Хәер, бу юбилей булып саналмаса да, Идел-Урал дигән төшенчә һәр гыйлемле татарга аңлаешлы.

“Азатлык” радиосының Мюнхендагы офисында да Идел-Урал картасы эленеп тора иде. Икенче дөнья сугышында әсирләр – “Идел-Урал” дигән гәзит чыгарганнар, шул идея белән яшәгәннәр. “Идел белән Урал арасында” дигән радиопрограмма әлегә кадәр яшәп килсә дә, хәзер без Татарстан, Башкортстан, Самар, Сембер дип яшибез. Нәрсә соң Идел-Урал? Нинди драматик вакыйгалар булган унсигезенче-унтугызынчы елларда? “Азатлык” радиосы бу айларда Идел-Урал темасына белгечләр белән сөйләшергә җыена. Беренче “түгәрәк өстәл” сөйләшүенә Татарстан фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, тарих фәннәре докторы, халык депутаты Индус Таһировны чакырдык. Әңгәмәдә шулай ук “Идел-Урал” дигән төшенчәне аңларга теләгән журналист Амил Нур катнаша. Әңгәмәне Римзил Вәли алып бара.

Римзил Вәли. Индус абый, Идел-Урал турында искә төшереп, дәүләтчелекнең хәзерге сиземләнүе турында фикерләрегезне әйтсәгез иде.

Римзил Вәли


Индус Таһиров. Бу җир борын-борыннан татар яшәгән, дәүләт төзегән җирләр. Моннан безнең хун бабаларыбыз йөргән, биредә дәүләт барлыкка китергән. Монда төрки каганатлар булган. Алар да таралып, башка милли дәүләтләребез калкып чыккан. Бөек Болгарстан, Казан дәүләте, Идел-Кама Болгарстаны. Аннары Алтын Урда барлыкка килә. Элекке дәүләтләр янә бер зур дәүләт булып, империя оеша. Ни өчен империя дип әйтәм: монда татарлардан башка төрки булмаган халыклар да керә.

Әйтик, марилар, чувашлар, удмуртлар шушы дәүләткә керәләр һәм Алтын Урданы үз дәүләте итеп кабул итәләр. Алтын Урда таркалганнан соң, шушы халыкларның күпчелеге Казан ханлыгында кала. Шунлыктан Казан алынганнан соң да, бу халыклар егерме өч ел Казан бәйсезлеге өчен көрәшәләр. Димәк, Идел-Урал ул татар-башкортка гына түгел, монда борын-борыннан яшәп килгән угро-фин халыклары өчен дә изге Ватан. Без бүген, гомумән, шушында яшәп торган халыклар турында сүз алып барырга тиешбез.

Римзил Вәли. Төзелмәгән яки таркалган дәүләт урнашкан географик территория дип аңлыйкмы без моны? Андый дәүләт булмаган бит.

Индус Таһиров. Җирлеге булган. Ул дәүләтләр шушы Идел-Урал җирлеген үзенә керткән. Нинди генә зур империя булмасын, аның үзәге шунда урнашкан. Алтын Урда таркалгач, Казан ханлыгын рус елъязмачылары “окаянная дочерь Золотой Орды” дип язган. Алтын Урданың дәвамчысы буларак, аңа каршы сугыш алып баралар. Яулап алганнар диләр.

Без бүген Идел-Урал дип сүз кузгатабыз икән, үткән тарихларга бәйләргә тиешбез. Халык өчен ул ата-бабасының борын-борыннан яшәп калган изге җире булып кабул ителергә тиеш. Алай түгел икән, бүгенге көнне яшьләргә сөйләсәң-сөйләмәсәң дә файда юк. Хәзер аларның тарихи хәтерләре яңарырга тиеш.

Римзил Вәли. Шулай итеп, Идел-Уралга Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашстан керә?

Индус Таһиров. Аның төгәл картасы бар иде. Халыкның омтылышы буенча, шул бердәмлек сакланган дип әйтә алмыйбыз. Унҗиденче-унсигезенче елга, кайчандыр булган шушы дәүләтне саклап калу, аны яңадан тергезү хисләре күп халыкларда сакланмаган була. Әйтик, бүген Татарстанның берничә зур өязе, шул исәптән Бөгелмә, Сембернең Буа өязе Татарстанга керә. Без тулысы белән бу губерналар турында сүз алып бармыйбыз. Аның картасын төзегән вакытта да, шушы халыклар яшәгән җирлекләрне яхшы күрсәтәләр.

Картаны Галимҗан Шәрәф төзи. Ул Шәрәф башлаган эш кенә түгел. 1910нчы елларда ук татар яшьләре дәүләтчелек торгызу идеясен кузгаталар. Петербург шәһәрендә татар студентлары “Татар учагы” дигән оешма төзиләр. Шушы оешмада дәүләтчелек проблемалары тикшерелә. Идел-Урал дәүләтен торгызу идеясе нәкъ менә шуннан башлана. 1917нче елның маенда, мөселман съездында Нижгар мулласы Абдулла Сөләймани штат идеясен күтәреп чыга. Ни өчен? Россияне таркатучылар дип, күп вакыт татарларны гаепләп килделәр. Ә чынлыкта исә Россиянең үзен штатлар рәвешендә үзгәртеп кору идеясе була.

Римзил Вәли. Идел-Урал штаты төзү Совет Россиясенә каршы юнәлдеремәгән. Федератив Россия эчендә дәүләт кору һәм аның кысаларнында татар, башкорт һәм башка халыкларның Алтын Урда, Бөек Булгар дәүләтләре традицияләрен, милли гореф гадәтләрне саклау күз алдында тотылган. Күпләр элек тә, хәзер дә үзләрен Идел-Урал кешесе дип сиземли. Шул исәптән мин дә. Амил, Син, Балтач районы кешесе, сизәсеңме кайсы як кешесе булуыңны? Үзаңың буенча син Балтачтанмы, Татарстаннанмы? Әллә, Татарстан, Башкортстан, өлешчә Мари Эль, өлешчә Пермь, өлешчә Сембер кергән Идел Уралданмы? Сизәсеңме үзеңнең борынгы дәүләтеңне?

Амил Нур. Әллә ни сизмим. Әмма үземне Идел-Урал баласы дип хис итәм. Чөнки авыллар асылда мари алачыклары, Балтач, Кукмара яисә удмурт авылларыннан формалашкан. Мәсәлән, безнең авыл яныда берничә йөз ел элек марий алачыгы булган. Авылда ике төрле раса бар: берсе – монголоидлар, берсе – сап-сарылар. Минем әти дә кызыл, дулкынланса кып-кызыл була иде. Мин әтине удмуртларга яки мариларга да ошатам. Чыннан да, без Идел-Урал баласы. Без марилар, удмуртлар кебек сабыр, аз сөйлибез, күп эшлибез. Бездә сәнгатькәрләр дә азрак.

Амил Нур

Римзил Вәли. Ә бездә Башкортстан, Татарстан, Ырымбур чигендә татар, башкорт, мукшы, украиннар, урыслар, чувашлар. Бу күп милләтле социум Идел-Урал халкының моделе килеп чыга бит. Бу чувашлар белән марийларының татар телен белгәнен күрәм.

Амил Нур. Элек дуслык ныграк иде. Удмурт белән татар арасы соңгы вакытта бераз салкынайды, минемчә.

Римзил Вәли. Безнең Бишбүләк ягында яшь чувашлар русча гына белә. Мәктәп тә, чувашча гәҗит тә бар, ләкин туган телендә сөйләшмиләр.

Индус Таһиров. Чувашлар арасында татарча сөйләшүчеләр бар.

Римзил Вәли. Мондый халык бар, егерменче гасыр башында татар-башкорт нигезендә күп милләтле социум булган. Нинди дәүләт төзелеше булган соң ул?

Индус Таһиров. Әгәр дә шушы Идел-Урал штаты барлыкка килгән булса, нигездә халыкларның үз билгеләнү хокукы тормышка ашыр иде. Большевиклар шушы хокукны алга сөрсәләр дә, нигездә нәкъ киресен эшлиләр. Халыклар үзбилгеләнү рәвешендә төземәсеннәр дәүләтләрне, бу безнең эш, кемгә телибез, шуңа бирәбез, диләр алар.

Римзил Вәли. Милли мәҗлесне кайчан куып таратканнар?

Индус Таһиров.
Нәкъ шушы вакытларда, милли мәҗлестә штатның язмышы хәл ителә, аны төзүнең коллегиясе барлыкка килә. Унҗиденче елдагы мөселман съездларында милли-мәдәни мөхтәрият игълан ителә. Шуның нигезендә милләт мәҗлесенә сайлаулар үткәрелә. Сайлаулар үткәннән соң Уфа шәһәренә милләт мәҗлесе җыела.

Бу унсигезенче елның гыйнварь-февраль айлары. Шушы вакытта штатның картасы да мәгълүм була, хокуклары билгеләнә. Анда Россиянең бер штаты күрсәтелә, вәкаләтләр бүленү турында сүз бара. Кайсысы - федераль үзәккә, кайсы – үзебезгә. Идарә итү, эчке эшләр, уку-укыту эшләре штат кулында булырга тиеш. Ә федератив хокуклар – ул финанс мәсьәләләре. Хәрби хокуклар – тулысынча федерациянеке түгел, уртак вакәләт. Чөнки шушы вакытта татарларының, башкортларының әзер армиясе була.

Римзил Вәли. Дәүләт үзәге – Петербург, аннары Мәскәү ничек карый бу эшкә? Идел –Урал янында татарлар, башкортлар, башка халыклар үзләре штат, дәүләт төзеп яталар.

Индус Таһиров. Бу мәҗлестә тәкьдим кертәләр. Большевиклар хөкүмәтенә тәбрикләү телеграммасы җибәрәләр. Шушында берәү милләтебезнең язмышын өчкөнлек большевистик хакимият белән бәйлисебез килми, дип әйтә. Шунлыктан котлау телеграммасы үтми кала. Сайланган коллегия Казанга күчә. Беренче урында Ильяс Алкин, ул бөтен Россия хәрби шурасының рәисе була. Сталинның “татар белән татарны кыйнау” сүзе бар. Каменевка бер хатында “без татарны татар белән кыйнарга тиешбез” дип язган.

Бу эш нәкъ Казанда, Икенче Бөтенрусия хәрби съездында ачыклана, чөнки штатны игълан итү шушы съезда булырга тиеш. Советны яклау резолюциясе барлыкка килә. Шуңа да карамастан, совет хөкүмәте монда эшнең ничек барганын күрә. Җирле большевикларга моны туктатырга әмер бирелә. 23 февральдә, штатны игълан итәсе көнне, большевиклар съезд җитәкчеләренә ультиматум куя, төнлә килеп җитәкчелекне кулга алалар. Ультиматум шуннан гыйбарәт: сезне чыгарабыз, ләкин штатны игълан итмәгез. Шулай итеп штат идеясы бетә.

Хәзер үзбилгеләнү хокукы юкка чыга һәм аның урынына өстәл барлыкка килә. Күпләр болай диләр: ни өчен сез сугышып йөрисез? Без сезгә шушы рәвештәге татар-башкорт республикасын бирәбез. Аның турында гомум документ та кабул ителә, аңа Ленин, Сталин, Вахитов кул куйганнар. Аның картасы да Идел-Урал штатына туры килә. Татар-башкорт республикасын игълан иттеләр һәм үзләре дә юкка чыгардылар.

Римзил Вәли. Димәк, татар-башкорт республикасы карачкы итеп, Идел-Урал штатына каршы куела.

Индус Таһиров. Нәкъ шулай. Шушы Идел-Урал штатын егу өчен татар-башкорт республикасының проекты барлыкка килә.

Римзил Вәли. Проектны сөенә-сөенә татарлар, башкортлар, башка халыклар карыйлар инде. Бүген матур әйтәләр: үзбилгеләнгән Косово республикасы. БМОның генераль секретаре әйтте: суверенлыкны игълан итү, бәйсезлекне игълан итү ул дәүләтнең үз эше. Чынлап та, үзе игълан итсә, ул дәүләт көчле була. Моны сугышып кына бетереп була, бернинди документ белән дә аны юкка чыгарып булмый.

Бирәбез диләр. Бу дәүләтне башкортлар теләми. Алар ноябрь-декабрь аенда ук үзенең автономиясен игълан итәләр. Декабрьдә башкорт республикасы игълан ителә. Шунда чувашларга, башкортларга таянып, ультиматум рәвешендә әйтелә: бу халык үз республикасын тели, без сезгә аерым татар республикасын бирәбез. Бәләбәй һәм Бөре өязләре плебецит үзләренең язмышларын хәл итергә тиеш була.

Егерменче елның егерме җиденче маенда Татарстанны төзегән декретка Ленин белән Калинин имзаларын куйганнар, анда Бәләбәй һәм Бөре өязләре турында искәрмә була. Ләкин бу халыкны тынычландыру өчен генә. Нигездә Кече Башкорт республикасы барлыкка килә. Аның башкаласы – Стәрле. Калганнары –Уфа губернасы. Ул аерым. Татарстанны төзегән вакытта бездәгеләрнең идеяләре шундый: Уфа һәм Казан Татарстанга керергә тиешләр.

Академик Индус Таһиров, Татарстан, Башкортстанның төзелү тарихын искә алып, Идел-Урал штаты проектының ничек итеп тууы һәм ничек җимерелүе турында сөйли. Большевиклар хакимияте, Идел белән Урал арасында Русиянең нигезе булырлык мөстәкыйль Идел-Урал дәүләтен булдырмау өчен башта татар-башкорт республикасы, аннары Татарстан, Башкортостан республикаларын оештырды. Аларның чикләрен, милли составларын бәхәс уятырлык шартлаткыч өстеннән сызганнар.

Димәк, гасырлар буена Идел-Урал рәсми игълан ителмәгән, әмма чынлыкта Идел-Урал төшенчәсе булган һәм әле дә бар. Шушы көннәрдә милли мәҗлес тарафыннан Идел-Урал дәүләте игълан ителүгә 90 ел тулды.

XS
SM
MD
LG