Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел-Урал дәүләтен коруга аяк чалу


Рәмзи Вәлиев: Федераль үзәк Идел–Урал дәүләтен игълан итүче хәрәкәтне бетерү юлына баса.
Рәмзи Вәлиев: Федераль үзәк Идел–Урал дәүләтен игълан итүче хәрәкәтне бетерү юлына баса.

Беренче түгәрәк өстәл сөйләшүендә Идел-Урал дип аталган дәүләт төзү омтылышы турында сөйләшү башланып киткән иде.


Идел-Урал штаты игълан ителүгә 90 ел (I тапшыру)

Нәкъ шушы көннәрдә Идел-Урал дәүләте игълан ителү билгеләнүгә 90 ел тулды. 1918 елның 1 мартында Казанның театр мәйданында (хәзерге Ирек мәйданы) меңнәрчә мөселман хәрбиләре һәм Казан халкы каршында бүгенге Татарстан, Башкорстан, өлешчә Сембер, Самар, Мари, Удмуртия, Пермь, Свердлау өлкәсенең татарлар яшәгән төбәкләрне эченә алган Идел-Урал дәүләте игълан ителергә тиеш булган. Большевиклар хакимияткә килгәч, 1918 елның гыйнварында, Советларның 3 нче корылтаенда Федератив Русия дәүләте төзү карар ителә. Бу Федерациянең нигезе итеп Идел-Урал штатын билгеләүгә татар-башкортлар күп көч куя.

Русия мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте һәм милли мәҗлес мондый дәүләт кору турында карарны ноябрь аенда ук чыгарган була. Әлге проектны туктатырга большевикларның көче җитмәү сәбәпле, алар вакыйгаларның барышын гына күзәтеп торалар. Гыйнварь аенда Ленин, Сталин имзалаган карар белән эчке Русия мөселманнары эше комиссариаты булдырыла. Баш комиссар итеп учредительное собрание әгъзасы Мулланур Вахитов билгеләнә. Ленин, Сталин мандаты белән Казанга килгән Вахитов, гыйнварь һәм февраль айларында Казанда эшләгән бөтен Русия мөселманары хәрбиләренең корылтаена тәэсир итә алмый, әлбәттә.

Һәм 28 февральдә, нәкъ шушы хәрби шура, Идел-Урал проекты 2-3 ай буе тикшерелгәннән соң, аны гамәлгә куюга керешә. Казанда һәм Уфада мөселман хәрбиләренең кул астында 10-15 мең кораллы татар-башкортлар булуын да икә алырга кирәк. Киләчәк Идел-Урал дәүләтендә башкортлар һәм татарлар ничек үзара хезмәттәшлек итәчәге корылтайларда да тикшерелә.

Уртак дәүләт кору, Идел белән Урал арасында демократик штат төзеп, федератив Русия булдыруга татар-башкорт мәсьәләсе түгел, ә большевиклар һәм советлар каршы чыга. 28 февральгә каршы төндә Милли Шура җитәкчеләре Ильяс Алкин, Йосыф Мозаффаровны кулга алалар һәм Идел Урал дәүләтен игълан итүне тыялар. Шулай рәвешле Идел Урал төзелми кала. Әмма бу дәүләтне оештырырга тырышучылар барыбер Казанның Болак артына күчеп, үз эшләрен дәвам итәләр. Түгәрәк өстәл сөйләшүендә сүз шул хакта барачак. Әңгәмәдә академик Индус Таһиров, тарих фәннәре докторы Рәмзи Вәлиев, журналист Амил Нур катнашалар.

Рәмзи әфәнде, сез шушы чор, бигрәк тә Болак арты республикасы темасы буенча кызыклы хезмәтләр яздыгыз. Әйтегез әле, хәрби шура корылтае нинди юнәлештә эшләгән? Большевиклар, советлар белән мөнәсәбәт ничек булган? Нишләптер дәреслекләрдә, матбугатта бу хакта сүз юк. Ә бит 20 гасырның 17 елында большевиклар хакимияткә килгәч, милләт һәм дәүләт мәсьәләсе хәл ителми. Киресенчә 18, 19 елларда татар-башкорт халыклары дәүләт кору өчен зур көрәш алып баралар. Моны онытырга яисә белмәскә ярыймы соң?

Рәмзи Вәлиев. Әлбәттә, хәрби чыгышларның эчтәлеге төрле була, әмма барлык катнашучы да бер фикергә килә ала. Бәла шунда ки, (бу большевикларга хас әйбер) бер нәрсәне сөйләп, икенчене эшләү. Зур корылтай алдыннан большевиклар тарафыннан яшертен киңәшмә үткәрелә. Монда Яков Шейнекман, Мирсәет Солтангалиев, Сәетгалиев, Шаһит Әхмәдиев һ.б. катнаша.

Нәкъ менә биредә Идел–Уралны булдырыргамы, юкмы дигән сорау карала. Шейнекман каршы булмый, Сәетгалиев та “Төзесеннәр, алар барыбер эш күрсәтә алмаячаклар,”- ди. Әмма Мирсәет Солтангалиев Милли мәҗлесне оештыручыларны кулга алырга кирәк, ди. Инде зур корылтай тәмамлангач, Ильяс Алкин, Асмад Акумбеков, Җиһангир Алкиннар кулга алына. Бу Казанда, 28 февраль төнендә була. Ни өчен 1 мартка каршы төндә? Чөнки Милли мәҗлеснең Идел–Урал дәүләтен төзү карары нәкъ менә бу көнгә билгеләнгән була. Мондый вакыйгалардан соң, халык хакимияттән кулга алынганнарны иреккә чыгаруын таләп итә. Һәм Идел–Урал дәүләтен төзү ниятеннән баш тарту шарты белән, тоткарланучылар иреккә җибәрелә.

Римзил Вәли. Әмма, алга таба алар килешүне бозып, үз мәҗлесләрен Болак артында дәвам итә. Бу күренешне тарихчылар Болак Арты республикасын төзү омтылышы дип атый. Тик бу республиканың оешу, оешмау мәсьәләсе тарихчыларга әле дә бөтенләй ачылып бетмәгән.

Римзил Вәли

Рәмзи Вәлиев. Әйе, җыелыш шунда дәвам итә. Анда Идел–Урал дәүләтен игълан итү өчен мөселман халык комиссариаты төзелә. Ул 15 кешедән тора. Аның рәисе итеп Исмәгыйль Атнагуловны сайлыйлар. Шулай ук, Фәхелразый Бәширов, Сөләйман Лаптийский, Пол Таржитский, Фатыйх Мөхәммәдьяров һ.б.була.

Федераль үзәк бу хәрәкәтне бетерү юлына баса. Нәтиҗәдә, Мәскәүдән 300 матрос килеп, 2нче Мөселман Корылтае вәкилләрен кулга ала. Элек әдәбиятта аларны “забулачниклар”, “шуристлар”, “милләтчеләр оясы”, “шөпшә оясы” дип атыйлар иде, әмма бу фикер белән килешә алмыйм. Алар Мөселман Корылтае вәкилләре, демократик юл белән сайланып куелган депутатлар. Алар Русиягә каршы милләтчеләр түгел. Игъланнарында “Русия эчендә эш иткәннәре” языла.

Шул елларда чыккан “Рабочая газета”: “Татарлар Болак артына чыгып, үз-үзләрен сакладылар гына, алар беркем өчен куркынычлык тудырмады, бары тик үз корылтайларын гына үткәрделәр”, ди. Шунда ук большевикларга карата болай диелә: “Большевиклар тагын үз-үзләрен тискәре яктан күрсәттеләр, тагын кораллар, тагын кан кою. Килер бер заман - халык аңлап, аларның бу эшләрен җирәнеп искә алыр”. “Рабочая газета” шулай дип яза."

Римзил Вәли. Менә шулай итеп, Идел-Урал проекты большевикларның һәм советларның котын алып, сул социалистик мөселман башлыклары Вахитов, Солтангалиев ярдәмендә тар-мар ителә. Алга таба Татар-башкорт республикасы уенчыгы белән кызыктыралар.

Алданган балалар кебек, татар һәм башкортлар Идел-Урал һәм уртак республика тирәсендә җилкә кашып, сүз куертып торганнан соң, Идел-Урал жирлегендә кечкенә генә Башкортстан республикасы, Казан губернасы нигезендә Татарстан төзелә. Бу дәүләти берәмлекләрнең эчтәлеге үзгәрә һәм алар большевикларның күзәтүе, каты кулы астында хасил була. Академик Индус Таһиров бу хәлләрне безгә тәфлиссерәк аңлата.

Индус Таһиров. Зәки Вәлинең әйткән сүзе бар: сез республика төзегәндә, Казанны да, Уфаны да алмагыз, чөнки анда күпчелек руслар, татарлар анда югала. Шуңа күрә, үзегез көп булган җирләрдә генә төзергә кирәк. Башкортларның да башкаласы башта Стәрледә булмаган, Темәс авылында урнашкан.

Tatarstan -- Indus Tahirov, old chairman of tatar world congress, 20feb08

Башкортлар күпчелек тәшкил иткән җирдә Башкортстан төзүнең хикмәтен Мәскәүдә бик тиз төшенәләр. Татарстанны төзүнең беренче варианты да барлыкка килә. Аның декреты бар, документлар җыентыгында да басылып чыкты. Аның икенчесендә Казан да, Уфа да юк. Ничек инде Казансыз? Ярый инде Уфа, беркайчан да башкала булмаган. Ул шәһәр буларак, Ногай чорында гына барлыкка килә. Ә Казан борын-борыннан татар башкаласы бит. Бүген Казансыз дәүләт төзеп булмый. Шуннан чыгып, 1920 елның 27 маенда чыккан яңа декретка Казан керә. Уфа губернасы читтә кала, аның ике өязе плебицит рәвешендә, үзенең республикага керү-кермәү мәсьәләсен хәл итергә тиеш була.

Минзәлә өязе башта ук Татарстанга кереп киткән .Беркем ягыннан да дәгьва булмый. Башкортстан ягыннан бигрәк тә. Гомумән, Башортстан Уфаны үзенә алырга теләми ул вакытта. Бу ике өяз дә керсә, Татарстан бик көчле булыр иде. Татарларга шундый республиканы бирү куркыныч булмас микән? Ул чын мәгьнәсендә чәчәк атып, татар милләтчелеген торгыза торган оя булмас микән? Беренчедән, аның җирен киметергә кирәк, димәк, бу өязләрне бирмәскә.

Чикләрне тигезләү буенча комиссия төзеп, мөмкин кадәрен кисеп алу. Чөнки төрле җирләрдән гаризалар килә, кайберләре керергә телибез ди, кайберләре теләмибез ди. Андый документлар күп. Шулар нигезендә, Татарстан җирлеген кыскартып булыр, дигән фикер туа. Ләкин әллә ни майтара алмыйлар - нигездә башта билгеләнгән чикләр кала. Искәрмә менә шушы ике өяз генә.

Римзил Вәли. Шулай ук Камышлы яклары, Сембернең төнъягы киселеп калган...

Индус Таһиров. Әйе, алар киселеп калган. Ләкин мәсъәлә менә ничек хәл ителә:бернинди плебецит үткәрелми. Чөнки ул үтә калса, тиешле тавышлар җыелачак. Нәрсә эшләргә? Башкортстанда шундый идея барлыкка килә. Башкортстанны тулысы белән республика итәргә, Уфаны да шунда кертергә. Ул кемнеңдер бугазына йота алмаслык сөяк кую кебек була, башкортлар газапланып яшәсен өчен. Махсус рәвештә, үзәк хакимиятнең менә шушы җирләрне Уфа белән бергә Башкортстанга бирергә дигән карары чыга.

Римзил Вәли. Димәк, Идел-Урал тормышка ашмаган хыял булып калып, шулай әкрен генә урынын бушатканмы?

Индус Таһиров. Беренчедән, Идел-Урал - территория, җирлек. Без яшәгән җирлек. Икенчедән, тарих, монда кайчандыр дәүләтләр барлыкка килгән һәм яшәгән. Ә өченчедән, яңадан дәүләтләр торгызылырга мөмкин булган, ләкин тормышка аша алмый калган. Идел-Урал булмады, Татар–Башкорт республикасы булмады, менә шундый Татарстан барлыкка килде, һәм ул идея бетәргә тиеш кебек иде. Ә ул бетми. Ни өчен бетми? Чөнки Татарстанның күршесендә яшәп яткан татарлар бар, алар онытмый аны. Аларның бер милләт булып яшисе килә. Аларда да милли хәрәкәт бар.

Менә шунлыктан Идел-Урал дәүләте булмаса да, Идел-Урал җирлеге һәммә татар өчен изге Ватан булып санала. Идел-Урал атамалары шунлыктан килеп чыга. Гаяз Исхакый, мәсәлән, “Идел-Урал” дигән китап та чыгара. Нилектән чыга алар? Болар барысы да халыкның тарихи хәтеренә таянып эшләнгән гамәлләр. “Әйе, бүген булмады, ләкин булырга мөмкин , халык онытмый торсын моны” дигән нәрсә.

Римзил Вәли. Татарстан бармы ул, юкмы? Башкортстан нинди статуста? Татарлар, башкортлар шушы җирдә укмашып торган. Ниндидер дәүләтчелек аңы белән берләштерелгән кавем әле дә бар дип әйтә алабызмы?

Индус Таһиров. Заманалар үзгәрә бит. Менә бүгенге көнне без Идел-Урал штатын торгызып, анда Башкортстанны да кертик дисәк, бу, әлбәттә, ике халык арасында зур каршылыкларга китерергә мөмкин. Шунлыктан монда халыкның ирекле фикерен белдерүе кирәк. Әгәр ул юк икән, яшәсен дус Башкортстан, яшәсен дус Татарстан, һәм алар арасына ут та, су да керерлек булмасын. Алар үзләрен бер итеп сизеп яшәргә тиеш. Менә ул идеяне бүген тормышка ашырып була. Татар башкортка ярдәм итеп, башкорт татарга ярдәм итсен. Алай гына да түгел, чуваш-мариларга да ярдәм кирәк бездән. Һәм алар кайвакыт киләләр дә ярдәм сорап.

Амил Нур. Идел-Уралның башка халыклары татар кадәр үк оеша алмаганнар, татар халкыннан ниндидер ярдәм көтәләр кебек. Менә Удмуртиядә оеша алмаган удмурт милли мәгариф системасы Татарстанда бар, Удмуртияның үзендә яхшы итеп эшләп китә алмаган удмуртча газеталар Татарстанда чыгып килә.

Tatarstan -- Amil Nur (Gamil Gibadoullin), journalist, 20feb2008

Мин уйлыйм, татар халкы Идел-Урал штатына берләшеп, аңа лидер функциясе бирелгән булса, ул, чынлап та мәнфәгатьләрен кысмыйча, мин-минлекләренә тимичә, татарны да, башкортны да, чувашны да кадерли һәм аларның милли мәнфәгатьләрен күтәрә алган булыр иде. Һәм алар урыслаша алмаслар иде. Тик бу хыялда гына калган инде.

Индус Таһиров. “Вакәләтләр бирсәләр” дигән сүз дөрес түгел. Вакәләтләрне халык үзе булдырырга тиеш. Башкалар менә бу халык ярдәм итә ала безгә, дип уйларга тиеш. Революциягә кадәр шулай булган да. Мисалга удмурт телен алыйк. Профессор Таракановның китабында язылганча, сүзләр генә түгел, җөмлә төзелешләре дә бездән күчкән. Ачлык елларда да күршеләр татарга ярдәм сорап килгәннәр.

Римзил Вәли. 2000 елда Путин хакимияткә килгәч, республикаларны хәлсезләндерү, вертикаль идарә итүне көчәйтү өчен җиде округ төзеде, Приволжск дигән әйберне Татарстан, Башкортстанның икесен дә кертеп, Идел буе федераль округын төзеп куйды. Башта Татарстан салкынрак караган иде, хәзер күнегеп килә. Бу Идел-Уралны хәтерләтәме? Идел буе округын бераз гына кыскартсаң, территориаль һәм икътисади-социаль хезмәттәшлек ягыннан Идел-Урал килеп дә чыга. Ретро тәэсире булырга мөмкинме икән?

Индус Таһиров. Ретро тәэсир дигән нәрсә ул бик кызыклы. Аның өчен тарихи хәтернең уянуы кирәк. Күптән түгел булган тарихны да яхшы белү кирәк. Без суверенлык декларациясен кабул иттек. Аның әһәмияте нәрсәдә? Бүген бетте инде, хәзер егылабыз, алдылар аны кире, хәзер бер әйбер дә калмады дибез. Дөрес түгел, суверенлык декларациясен кабул итеп, без үзебезнең декрет рәвешендә төзелгән республиканы үзебез төзегән республика итеп ясадык. Һәм аны референдум белән ныгыттык. Аны декрет белән юкка чыгарып булмый. Үзебезнеке иттек аны. Без бүген чигенүләр дә күрәбез. Тик чигенүсез дә булмый. Зур империянең уртасында торып, бәйсез дәүләтне җиңел генә торгызып буламы соң?

Аның халкы да күпчелек тәшкил итмәгән килеш. Бу эшләрне җиңел генә эшләп буламы? Кайберәүләр, алга китмәдек теге вакытта фәлән президент безне сатты, диләр. Алай дияргә һич тә ярамый. Империя бүген зур, яши килә. Әгәр дә безнең халык, чеченнар шикелле корал күтәреп суверенлыкны якларга чыккан булса, бездә бит таулар да юк, урманнар да юк, монда бөтен нәрсә күренә. Татарның акылы бүген өстенлек итәргә тиеш. Безгә бергә яшәргә мөмкинлек бирелгән икән, файдаланыйк. Шартнамәне дә файдаланыйк. Кайберәүләр әйтәләр: шартнамә мени ул? Кемгә кирәк? Бу дөрес түгел. Соңгы шартнамәнең эчтәлеге бик зур. Без үзебезнең референдумны таныттык. Аның алдыннан безне судка биргәннәр иде. Бүгенге шартнамә референдум нигезендә икәнлеге күрсәтелгән. Шуның белән референдум танылган.

Ул безгә яңа “корал” бирә. Аны бүген үк күтәреп чыгыйк, аны файдаланыйк дигән сүз түгел. Ул торсын, бездә булсын. Икенчедән, Россиядә татар проблемасын Татарстан Россия белән бергәләп башкарырга тиеш, дигән пункт бар. Файдаланырга кирәк. Россия буйлап йөрик, татарлар күп. Идел-Уралда гына түгел, Себердә дә бар, Мәскәүдә дә, Петербургта да, башка урыннарда да бар. Бүгенге көндә Татарстан Россиядә бердән-бер махсус статустагы республика.

Римзил Вәли. Шушы суверенлык өчен көрәштә Казан гына түгел, Мәскәү дә чигенгән бит. Шушы эшләр унсигезенче елда дәүләтчелек өчен кыймылдау, көрәш булмаса, мөмкин булыр идеме хәзер?

Индус Таһиров. Әлбәттә, мөмкинтүгел. Ничек мөмкин булсын? Бүген ул шул вакыт дәвамы.

Римзил Вәли. Татарстан Татарстан булып, Башкортстан Башкортстан булып, үз халыкларына тигез һәм гадел караган республикалар булса, алар сәяси, икътисади, социаль яктан йөрешсә, ул барыбер Идел-Урал була бит инде?

Индус Таһиров. Нинди генә үзгәрешләр булмасын, Идел-Урал булган, бар һәм булачак.

Римзил Вәли. Әйе, татар халкының күпчелеге, 5 миллионга якын милләттәләребез, миллион ярым башкорт кардәшләр яшәгән Идел-Урал, гасырлар буе үзенең йөзен саклап, милли рухлы тормыш итәргә тырыша. Хәзерге дәүләти, административ бүленешләр милли-мәдәни ихтыяҗларны канәгатьләндерү максатыннн төзелмәгән.

90 ел элек булган вакыйгаларда катнашкан кыю һәм фидакарь шәхесләрнең исемнәре тарихка да, дәреслекләргә дә кермәгән, урам исемнәре, һәйкәл булып мәңгеләштерелмәгән. Бары тик большевистик мөһерле берничә рус, татар һәм башкорт комиссарлары гына пропаганда өчен кулланыла. Әмма бу вакыйгалар булган, онытылган каһарманнар чын тарихтан җуела алмый. Идел елгасы һәм Урал таулары кебек.

XS
SM
MD
LG