Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур өлкәсендә сайлаулар нәтиҗәсе


Гадәттәгечә , сайлаулардагы активлыкны авыл халкы күрсәтте.

Бу юлы да 50% барьерны төшкә кадәр авылныкылар үтте.Руссия Президенты сайлауларында Дмитрий Медведев - 60% тавыш җыйды. Геннадий Зюганов – 26%, Владимир Жириновский – 11%, Андрей Богданов – 1%. Әлеге саннар барлык теркәлгән сайлаучыларның 64% тәшкил итә.

Сайлаулар алдыннан “ Общественное мнение” исемле социологик үзәкнең сорау алу нәтиҗәләренә караганда : сорау алучыларның 63% үз тавышларын Д. Медведевка бирергә әзер була , Г. Зюгановка – 19%, В. Жириновскийга – 9%.
Чагыштырмача, сайлауларда биргән тавышлар белән сорау алу саннары бер – берсенә якын.
Оренбур өлкәсе белән чиктәш булган күршеләрне чагыштырганда - тавыш бирүчеләрнең саны түбәндәгечә.
Д. Медведев өчен иң күп тавышны БР биргәннәр - 89%, Татарстанда – 79%. Аннан Челәбе белән Самара тора. Әлеге 5 регион исемлегендә Оренбур өлкәсе иң соңгы булып тора – 60%.

Элекке сайлауларда Оренбур өлкәсе Кызыл пояска керә иде. Оренбур өлкәсендә Руссия Президентының 1нче һәм 2нче сайлауларында Г. Зюганов җиңеп чыкты. Алда әйтеп киткәнчә, Оренбур өлкәсендә әлеге сайлауларда Г. Зюганов 26% җыйды. Азрак тавышны Самарада, Челәбедә, Татарстанда бирделәр. Иң аз тавышны БР биргәннәр – 6%.

Оренбур өлкәсе буенча сайлау комиссиясе рәисе сайлауларга нәтиҗә ясап: “ Өлкәдә сайлаулар үтте “, - дип игълан итте.
Шушы көнне ук җирле сайлаулар 3 районда һәм 2 шәһәрдә дә үтте. Аларның нәтиҗәсе әлегә билгесез.
XS
SM
MD
LG