Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һәм Мәскәүнең шатлыгы уртак


Шәймиев: "Русиядә конструктив оппозиция юк".
Шәймиев: "Русиядә конструктив оппозиция юк".

Русия президентын сайлау кичендә федераль телевидение каналлары Татарстан җитәкчесе Миңтимер Шәймиевнең сайлау йомгаклары турында фикерләрен сорашты.

Алар өчен Шәймиевнең аргументлары һәм фикерләре мөһимме, әллә инде Татарстан кебек абруйлы республика башлыгының сәяси куәтен пропаганда максатында куллану кирәк булганмы – монысын әйтеп булмый. Һәрхәлдә, РТР каналында Сергей Брилев алып барган «5 нче студия” тапшыруында башка мөһим шәхесләр белән беррәттән, Миңтимер Шәймиевнең фикерләре кирәк булды. Моның өчен Шәймиев, әлбәттә, Мәскәүгә барып тормады, ә Казандагы студиядән генә эфирга чыкты.

Шунысы кызык, Миңтимер Шәймиев Татарстан сайлаучыларының шулай бердәм тавыш бирүләрен әйбәтләп аңлата башлагач, туры эфирдагы Кызыл мәйдан тамашасын Брилев тапшыруына китереп ялгадылар. Барлык телевизор караучылар Брилев һәм Шәймиев белән бергә, Владимир Путин һәм әле генә президентлыкка сайланган Дмитрий Медведевның концерт карарга җыелган яшьләр алдында чыгыш ясаганын күзәттеләр. Яшьләргә ошатып, кояшта уңган зәңгәр джинсы кигән Медведев “Русия алга!” дип аталган мәйдан тамашасын дөрләтерлек ялкынлы сүзләр әйтте.

Владимир Путин да салкында өшегән яшьләрдән бер генә минут сөйләргә рөхсәт алып, Медведевның сайлануына сөенгәнен белдерде. Шулай итеп, Мәскәүнең Ленин мавзолее, Казанны алу хөрмәтенә төзелгән Василий Блаженный чиркәве, Явыз Иван (Грозный) заманында балта белән кеше башы чаба торган “лобное место” һәм дә керәшен татары Кузьма Минин һәм аның иптәше Пожарский һәйкәле урнашкан Кызыл мәйдан тирәсендә 25 меңләп яшьләр, эстрада дөбердәвен тыңлап, Путин һәм Медведевнең дәртле тавышларын ишетеп, Русияне алга чакырган мизгелдә Сергей Брилев белән Шәймиев яңадан экранга чыгып, татарстаннарның бердәм һәм дөрес тавыш бирүенең хикмәтен аңлаттылар.

Татарстанда реформаларны кешелекле итеп оештыру, социаль ярдәм күрсәтү, моңа кадәр булган сәяси курсны хуплау Дмитрий Медведевнының җиңүенә китерде, дип белдерде республика җитәкчесе.

Татарстанлыларның Зюгановка мөкиббән китмәве, Владимир Жириновский өчен гадәттә тавыш бирмәве дә күптән билгеле икән. Дүшәмбе, көндезге сәгать 12дә Казан Кирмәненә, Сөембикә манарасы кырыенда урнашкан Президент сараена, нәкъ шул ук сүзләрне ишетер өчен, ике дистәләп журналист җыелды. Монда, нәкъ якшәмбе кичендәге Кызыл мәйданданның Васильев түбәнлегендәге кебек, горурлык һәм җиңү кәефе өстенлек итте. Минтимер Шәймиев кем күпме тавыш биргәнлегенә артык зур игътибар бирмәде. Иртәгә изберком рәисе Фамин бәйнә-бәйнә сөйләр, диде ул. Медведев җиңүенең мәгънәсе, халыкның башка нәмзәтләрне яратмавы игътибар үзәгендә булды.

Татарстанда сайлауга килүчеләрнең саны уртача Русия күрсәткәченнән 14 процентка югарырак. Медведев өчен тавыш бирүчеләр дә гомумил санынан 9 проценткакүбрәк. Татарстаннар Зюгановка, башка төбәкләр белән чагыштырганда, 5 процентка салкынрак карый.

Владимир Жириновскийны яратучыларның саны гомуми дәрәҗәдән ике тапкырга кимрәк. Минтимер Шәймиев фикеренчә, Жириновскийның киләчәге чамалы. Аны яклап тавыш бирүчеләр, гомумән, тормыш һәм сәясәт турында җитди уйлый алмыйлар. Шулай да Жириновский 5,5 процент җыйган.

Бик күпләр үзе Демократик партияне җитәкләгән, әнисе татар булган Андрей Богданов Татарстанда күбрәк тавыш җыяр, дип өметләнде. Миңтимер Шәймиев Богдановның үзенчәлегенә бернинди дә игътибар юнәлтмәле, ул Татарстанда да нәкъ гомумрусия күрсәткеченә лаек булды.

Шулай итеп, Медведевны яратучылар Татарстанда күбрәк, комунист һәм ЛДПР сөючеләр аз, ә демократларга уңай караучылар нәкъ Русиядәге кебек, 1 проценттан чак кына артык. Матбугат очрашуында журналистларның сорауларына җавап биреп, Миңтимер Шәймиев икътисад һәм социаль тормыш турында бик күп мәгълүмат бирде. 8 ел буе Путин алып барган сәясәтне хуплау менә шундый нәтиҗә бирде, дип саный Миңтимер Шәймиев.

«Ватаным Татарстан» газетасы мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, сайлау алды кампаниясендә халыкны тавыш бирергә килергә чакыру, басым ясау сизелмәсә дә, килүчеләрнең һәм рәсми кандидатны сайлаучыларның күплеген аңлатуны сорады.

Хәзер илдә конструктив оппозиция, күп партиялелек урнашачак, диде Миңтимер Шәймиев. Журналистлар, шушы конструктив оппозиция каян килер, дип төпченделәр. Бу сайлауда катнашучыларның көче һәм киләчәге юк кебек. “Бердәм Русия” белән көрәшкә чыккан “Гадел Русия” Путин һәм Медведев тарафдары булып чыкты.

Шулай да, күппартиялелек һәм оппозицион көчләр тәртипле генә итеп аякка басырга тиешлегенә ышанмыйча булмый. Чөнки моңа кадәр Татарстан җитәкчесе әйткән сүз һәрвакыт өскә чыга килде. Бу юлы оппозиция тернәкләүнүгә өметләр ничек акланыр, көтәргә кирәк. Һәрхәлдә журналистлар бәхәсләшеп тормады.
XS
SM
MD
LG