Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау нәтиҗәләренә каршы чыкканнар кулга алынды


Мәскәү - Мәскәүдә якшәмбе көнне узган президент сайлавында Дмитрий Медведевның җиңүенә каршы чыккан дистәләгән кеше бүген кулга алынды. Алар арасында Уң көчләр берлеге башлыгы Никита Белых һәм хокук яклаучы Лев Пономарев бар, дип хәбәр ителә. Башкалада "Ризасызлар йөрешен" үткәрү рәсми рөхсәт ителмәде, әмма аны оештыручылар барыбер урамга чыгачакларын белдергән иде. Шәһәр мэриясендә "Башка Русия"нең бу тырышлыгын "провокация" ди атадылар. Петербурда чарага рөхсәт алынган булган. Анда меңгә якын кеше катнашкан.

Үзәк сайлау комиссиясе Медведев сайлауда тавышларның 70% артыгын алган, дип хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG