Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:49

АсылъЯр Eurovisionдә катнашмакчы


Татар җырын дөньяга ишеттерәсем килә, ди АсылъЯр

Татар җырын дөньяга ишеттерәсем килә, ди АсылъЯр

Татар эстрадасының яшь җырчысы АсылъЯр (Алсу Зәйнетдинова) Европага омтыла. Дөресрәге, үзе әйтүенчә, аның максаты - татар җырын дөньяга ишеттерү.

3 март көнне ул Мәскәүгә китте. 9 мартта Русия башкаласында быелгы Eurovisionдә катнашырга теләүчеләр бәйгегә чыгачак. Анда АсылъЯр белән Дима Билан, Александр Панайотов, “Премьер-министр”, “Ассорти” төркемнәре һәм башкалар да катнаша. Җиңүче исә, 24 майда Белградка юл тотачак. Бу калага дөньяның 43 илендә җиңгән җырчылар килергә тиеш.
АсылъЯр бу бәйгедә шигырен Мөнир Мазунов, көен Марат Мухин иҗат иткән “Карлыгачлар” җырын башкарырга җыена. Eurovisionга аның турында мәгълүматны әле ярты ел элек кенә дуслашкан иптәш кызы Оля җибәргән. Ул аның белән бергә иңглиз телен өйрәнә.

“Рәсемнәрнең һәм язманың Русиядәге бәйгегә китүе турында оныткан да идек. Чакыру килгәч башыма, җиңсәм дә, җиңмәсәм дә татар җырын башкалар да ишетәчәк бит дигән уй килде”, ди АсылъЯр.
9 мартта 25 җырчы һәм төркем катнашачак финал бәйгесе “Россия” телеканалында туры эфирда күрсәтеләчәк.
АсылъЯр 2005 елда Илһам Шакиров исемендәге Халыкара татар җыры бәйгесендә җиңгән иде.

XS
SM
MD
LG