Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

Радикал оппозиция сайлау нәтиҗәләрен танымый


Милиция протест белдеругә юл куймый

Милиция протест белдеругә юл куймый

“Башка Русия” оппозиция коалициясе якшәмбе көнне узган Русия президент сайлавы нәтиҗәләрен алдан ук хәрәмләшү дип атады. Алар фикеренчә, Владимир Путиннан Дмитрий Медведевка хакимият формаль гына тапшырылды. Һәм алар үз ризасызлыгын урамга чыгып күрсәтергә җыена.

Радикал оппозиция вәкилләре президент тәхетенә Дмитрий Медведевны утырту өчен сайлауда хәрәмләшүләр күпләп һәм системалы рәвештә булуын әйтә.

Берләштерелгән гражданнар фронты юлбашчысы Гарри Каспаров дүшәмбе көнне Питербурга килде. Русиянең бер унлап төбәгендә оппозиция вәкилләре “Ризасызлар йөрешен” уздыруны планлаштырды. Әмма иң зур акция Мәскәү һәм Питербурда узды.

Мәскәүдә урам җыенын уздыруга шәһәр хакимияте рөхсәт бирмәде, Питербурда исә ул рөхсәтне алу өчен зур тырышлыклар куелган. Әмма Мәскәүдә уздыруга рөхсәт бирелмәсә дә, оппозиция вәкилләре урамга чыгачагын әйтте һәм чыкты. Шул нисбәттән аларны бастыру өчен инде хокук саклаучылар, ОМОН көчләре махсус әзерләнгәне белдерелде. Хәтта алдагы көнне махсус күнегүләр дә уздырылган булган, дип хәбәр итә “Газета.ру”.

Оппозиция исә сайлаудагы хәрәмләшүләрдән тыш, президент вазыйфасын кулдан-кулга тапшыруга каршылык белдерә. Ягъни Путинның Медведевкә вазыйфаны тапшыруын элекке патша заманнарындагыча дип бәяли. Тарихка күз салсак, моннан 91 ел элек – 1917нче елны Романовлар нәселеннән патша Николай Икенче тәхеттән баш тарта. Аның энекәше Михаил Русия язмышын Тәшкиләви җыенга калдыра.

Радикал оппозиция моны мисал буларак куллана. Алар тарихны искә алып “Патша тәхетен кулдан-кулга тапшыру һәм самодержавие юк ителсен!”, “Барлык идәрәне - Тәшкиләви җыенга!", “Ялган Дмитрий (Лжедмитрий) - Кремльдән чыгып кит!”, “Чын сайлаусыз сайлау булмый” дигән шигәрьләрен язганнар.

“Ризасызлар йөреше” дүшәмбедә Иркутскида һәм Томскида да узган. Мәсәкүдә исә инде акция башланыр алдыннан ук анда килүче дистәләгән кеше кулга алынды.

XS
SM
MD
LG