Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа туфан һөҗүмен кичерде (видео)


Үзәк һәм көнчыгыш Европа аша матур исемле, әмма зәһәр җилле Эмма туфаны узды.


Германия, Польша, Чехия, Бельгия кебек илләрдә берничә кешенең үлеменә дә китергән көчле җил бураны Төньяк диңгез ярларына шимбәгә каршы төндә үк ябырыла башлаган иде инде. Әмма табигатьнең төп "манчуы" кыйтгада көндезге вакытка туры килде.

Сәгатенә 130 чакрымлык тизлеккә җиткән җил йөзләрчә мең кешене утсыз калдырды, шактый гына түбә очты, юлларга ауган агачлар авто һәм тимер юл хәрәкәтен туктатты. Кайбер урыннарда су басулар да булды.

Табигать үз куәтен җирдә генә түгел, һавада да сиздерде. Шимбә көндез Һамбур (Гамбург) һава аланына төшәргә тырышкан А320 очкычын җил берни булмагандай читкә "өреп" чыгарды. Бу очкычның авырлыгы 50 тонна.



Бары тик пилотның һөнәри осталыгы гына 137 кеше утырган шушы очкычны янә һавага күтәреп, аны 15 минуттан соң имин генә җиргә утыртуга китерә.

"Люфтһанза" ширкәтенең Мюнхеннән килгән шушы очкычында юлчылар бернинди дә зыян күрмәгән. Ә бар Европа буйлап Эмма нәтиҗәсендә барлыгы 14 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG