Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан — фальсификация оясы


Башкортстанда узган якшәмбе Русия Президентын һәм республика парламентына депутатлар сайлау узды.

Уфада шуңа өстәп шәһәр шурасына да сайлаулар үтте. Сайлауның беренчел нәтиҗәләренә караганда, 90,1% кеше тавыш биргән. Дмитрий Медведев — 88,4% , Геннадий Зюганов — 7,91%, Владимир Жириновский — 2,87%, Андрей Богданов 0,6% тавыш җыйган. Сайлауларда республика җитәкчеләре дә катнашты. 105нче сайлау участогында тавыш биргәннән соң республика Президенты журналистларга зур булмаган әңгәмә биреп, иң мөһиме — пенсияләрне һәм хезмәт хакын күтәрү дип белдерде. 106нчы сайлау участогында тавыш биргән Премьер-министр Рафаэль Байдәүләтов яңа Президент Владимир Путинның сәясәтен дәвам итсен иде дигән теләк белдерде.

Республика парламентына 120 депутат сайланды. Шуларның яртысы бер мандатлы сайлау округлары буенча, калганнар фирка исемлекләреннән. Җирле парламентка кемнәр сайлануы әлегә мәгълүм түгел. Фиркаләр өчен тавышка килгәндә, Бердәм Русия — 86,48%, коммунистлар —6,75% , Гадел Русия — 3,87% , либерал демократлар 2,1% тавыш җыйды. Җирле парламент сайлауларында оппозициядән дә ике намзәт катнашты, ләкин үтә алмады. Алар берләшкән оппозиция башы Рамил Бигнов һәм Уфа татарлары милли-мәдәни үзәге рәисе Заһир Хәкимовлар. Ике намзәт тә бик күп канун бозу очракларын теркәүләрен белдерде.

Рамил Бигнов күзәтүчеләрнең һәм журналистларның сайлау урыннарына кертелмәвен әйтте. Ул бу очраклар буенча мәхкәмәгә бирергә әзерлек баруын ирештерде. Аның сүзләренчә, тупас канун бозу очраклары булган участокларда яңадан сайлаулар үтәргә тиеш. Заһир Хәкимов сайлау участокларын автобус белән махсус кешеләр китертү очрагын фашлавын белдерде. Аның сүзләренчә, бер төркем кеше теркәү урыннарына карамый, һәр участок саен тавыш биреп йөргән. Автобус белән ул тавыш бирүчеләр төркеме хәтта бер участокка икешәр тапкыр килгән. Заһир Хәкимов канун бозулар турында сүз кузгаткач, аны милиция белән урамга куып чыгарганнар. Ул сайлаулар узгач бюллетень санауларга да “чит кешеләр“нең кертелмәвен белдерде. Заһир Хәкимов та, Рамил Бигнов та бу кадәр канун бозу белән үткән сайлауларны хәтерләмәүләрен дә ирештерделәр.

Русия коммунистлары башы Геннадий Зюганов илдәге иң күп канун бозу, фальсификацияләр оясы булган төбәкләрне атады. Алар арасында Башкортстан һәм Татарстан да бар.
XS
SM
MD
LG