Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:48

АКШ дәүләт секретаре Якын Көнчыгышка килә


Вашингтон - АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Израиль һәм фәлестиннәрне солых сөйләшүләрен яңартырга чакырды. Бүген Райс Якын Көнчыгышка килә. Төбәктә вазгыятьнең катлауланып китүенә карамастан, Райс, тарафлар сөйләшүләрне яңарта алыр дип өметләнә.

Израильнең Газзә сызыгында соңгы хәрби чарасы вакытында 100ләп кеше һәлак булды. Шуннан соң фәлестиннәр Израиль белән сөйләшүләрдән чыгуларын хәбәр иткән иде. Израиль Газзәдә бу чара Хәмәснең Израиль җирләренә һөҗүмнәрен туктату өчен кирәк иде, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG