Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:08

Кытайда 1970 еллардан бирле алып барылган «бер гаиләгә - бер бала” дигән сәясәт үзгәртелергә мөмкин. Хәзер демографик канунга үзгәрешләр кертү турында сүз бара.


Кытай республикасында өлкән яшьтәгеләр арта. Кытай хөкүмәте шул нисбәттән гаиләдә бер генә бала булдыру сәясәтен киредән карарга уйлый, әмма ул тулысынча дилбегәне үз кулыннан ычкындырмыячак һәм гаилә планлаштыру мәсьәләсен дәүләт күзәтүендә калдырачак.

Моңа кадәр Кытайда шәһәр җирендә яшәүче гаиләләргә бер бала, ә авылдагыларга иң күбе ике бала табарга рөхсәт ителде. Бу канунны бозучыларга зур күләмдәге штрафлардан алып мәҗбүри бала төшүрәгә кадәр җәзалар каралган иде.

Шуңа да карамастан, хакимият белдерүенчә, канун бозучылар шактый күп булган. Бай кытай гаиләләре артык бала туган өчен штрафлар түләргә әзер булса, фәкыйрьләр канунсыз туган баланы яшерә, ягъни дәүләт оешмаларында теркәми. Хәзер илдә никадәр теркәлмәгән кытай булуы турында мәгълүмат юк.

Рәсми статистикага карасаң, бер кытай хатын-кызына хәзер 2гә якын бала туры килсә, 70нче еллар башында бу 6 тирәсе булган. Барлыгы Кытайда хәзерге вакытта 1 миллиард 300 миллион кеше яши. 1970 елдан алып барылган "бер гаиләгә - бер бала" сәясәте нәтиҗәсендә, 400 миллион кытайга азрак туган ди, белгечләр.

Икенче баланы табуга чик куелганга, туучы кызлар һәм ир балалар арасында да тигезлек югалган. 100 кызга 118 малай туры килә икән, ягъни малайлар 8гә күбрәк. Күп кенә гаиләләр дә ир бала табуны хуп күрә. Шуңа да ир-бала туганчы хатын-кызлар бала төшертү ягын карый.

Инде 1970нче елдан ук Кытайда бер бала гына булдыру инде күп генә гаиләләр өчен гәдәткә керә башлаган. Сораштырулар күрсәткәнчә, хәзер 30 яшькәчә кытайлыларның 60 проценттан артыгы бер-икедән дә күбрәк бала табу ягында түгел икән.

Кытай халкы чыннан да картая. Бүгенге көндә һәр унынчы кытайлы 60 яшьтән узган булса, 2030нчы елга бу сан икегә артачак. Ягъни илнең 20 процентын картлар тәшкил итәчәк.

Әмма кайбер белгечләр, чынлыкта Кытай хөкүмәтенең бер гаиләгә - бер бала дигән сәясәткә үзгәрешләр кертүе, рәсми белдерелгәнчә, өлкәннәрнең артуы белән бәйле түгел. Эшче кулларга караганда, Кытайга күбрәк җир байлыклары кирәк. Ә моның өчен берничә дистә елдан Кытай төньяк, төньяк-көнбатышка – Русия, Казакъстанга үтеп керергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG