Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Татарстанга да бурычлы


"Газпром" Украинага барган газ юлларын яба
"Газпром" Украинага барган газ юлларын яба

Рәсми мәгълүматларга караганда, соңгы өч айда Татарстан белән Украина арасында товар әйләнеше 230 миллион долларга кимегән. Бу күбесенчә “Татнефть"нең Украинага нефть кууны туктатуы белән бәйле.


Украинаның “Укртатнафта” ширкәте акцияләренә кем хуҗа дигәндә, “Нафтогаз” белән “Татнефть” бу мәсьәләдә инде байтактан төрле сөйләшүләр алып барды. Соңгы арада әлеге тема матбугатта бик кузгалтылмаса да, бу әлеге мәсьәлә чишелеш тапты дигән сүз түгел. Татарстан җитәкчелеге майлап-җайлап, уртак тел табыр өчен Украинага да бер генә бармады инде. Әмма нәтиҗәсе күренмәде. Бер дә булмагач, Русия җитәкчелегеннән ярдәм дә сорап карадылар, аннан да җавап килмәде.

Хәзер исә Русиянең үзенең Украина белән нык кына проблемалары бар. 2007 елның декабереннән газга түләмәгән өчен “Газпром” ширкәте көннән-көн Украинага баручы газ юлларын кыса. Әгәр берничә көн элек Украинага бер тәүлектә бу юллар аша 150 миллион кубометр газ җибәрелсә, хәзер аның яртысы гына.

Әмма Украина җитәкчелеге бу мәсьәләне көйләү максатыннан сөйләшүләр алып барырга теләк белдерми. Украина вице-премьеры Александр Турчинов исә үз чиратында матбугатта, “2007 елдан Европага газ кудырту өчен акча түләми" дип “Газпром”ның үзен гаепли. Премьер-министр Юлия Тимошенко да үз бурычларын танымый, килеп туган мәсьәләдә газ торбасына күп кенә арадашчыларны керткән Русияне гаепли.
“Нафтогаз Украины” ширкәте вәкиле Валентин Земленский туган мәсьәләне “РосУкрЭнерго” һәм "УкрГазЭнерго” арасында туган бәхәс, ди. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә Украинада газга кагылышлы хәлләр тыныч, бу илнең үзенең дә алдан җыеп куйган, 1 айга җитәрлек газы бар.
“Газпром” белән Украина арасындагы бу ыгы-зыгыны Татарстан икътисадчылары ничек бәяли? “Азатлык”та бу уңайдан Татар дәүләт һуманитар педагогия университетының төбәк, социаль-икътисадый, хокукый тикшерүләр институты җитәкчесе, профессор Вадим Хоменко фикерен тәкъдим итәбез:
"Бу күләмдә газны ябу бу вакытлыча чара булырга мөмкин әлбәттә, ләкин бу яхшы нәтиҗәләргә китермәс дип уйлыйм. Мәсьәләне алай кискен чишергә ярамый. “Газпромның” бу гамәле Украинага карата басым кебек кабул ителә. Ә Украина безнең яхшы партнер, монда бу илләрнең күрше булуын да исәпкә алырга кирәк. Газны 50% япкач, димәк “Газпром"ның үзенең көчләре яртылаш эшсез тора дигән сүз. Хәзер “Газпром” тәүлек саен 7 миллион доллар югалтып бара. Ләкин бу мәсьәләне Русия җитәкчелеге базар мөнәсәбәтләре белән чишергә булган, аны базар мөнәсәбәте дип тә атап булмый, бу бит чып-чын монополия. Зур күләмдә бурычлар бар икән, әлбәттә бу мәсьәләнең килеп чыгышын өйрәнергә кирәк. Әмма дустанә мөнәсәбәтләрне бозырга ярамый. Ярый моннан газны яптылар да, ди. Украинада бит аны башкача аңлыйлар, “менә без мөстәкыйль булганга Русия безне газ ягыннан кыса", дип. Миңа калса, моны башка юл белән чишәргә кирәк."
Шулай итеп Русия белән Украина арасында үзенчә “газ сугышы” бара. Бу вакыйгалар сурәтендә Татарстан икътисадчылары исә Украинаның нефть өчен Татарстанга булган бурычын да искә ала.

Рәсми мәгълүматларга караганда, соңгы өч айда Татарстан белән Украина арасында товар әйләнеше 230 миллион долларга кимегән. Бу күбесенчә “Татнефтьнең” Украинага нефть кууны туктату белән бәйле. Бурычларга килгәндә исә, БДБ илләреннән Татарстанга барлыгы 10 миллиард сум бурыч бар. “Татнефть” ширкәте белдергәнчә, аларның күбесе “Укртатнафта” бурычы. Татарстан ягы мәхкәмә аша 420 миллион долларны кире кайтарырга уйлый. Бу бурычлар уңаеннан икътисад белгече Вадим Хоменко фикере мондый:
"Хәзер матбугатка караганда, Украина газ нефть өлкәсендә дә бурычка баткан. Әмма бурыч дигәне шундый киң төшенчә. Монда мәсьәлә шунда дип уйлыйм – һәр регионда нефть куу бәяләре төрле, шуңа күрә берсе бер бәядән сата, икенчесе икенче бәядән ала һәм бу очракта кемнең кемгә күпме бурычлы булуын әйтүе кыен. Әгәр дә бөтен җирдә бәяләр бер булса мондый ыгы-зыгы булмас иде, минемчә. Аннан соң монда милек мәсьәләсенә дә кагылырга кирәк. Хуҗалар алмашынганда күп кенә кабаттан санау очраклары була, ул вакытта да акча белән аңлашынмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Бүгенге көндә бу гаепләүләр фәкать матбугатта басылып чыкканнардан гына тикшерелә, әмма рәсми документларны әле күргәннәребез юк, шуңа күрә төгәл кем бурычлы икәнен дә әйтеп булмый", ди Татар дәүләт һуманитар педагогия университетының төбәк, социаль-икътисадый, хокукый тикшерүләр институты җитәкчесе, профессор Вадим Хоменко.
XS
SM
MD
LG