Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иртәнге өч. Ак Йортта телефон шалтырый


АКШ конгрессы бинасы
АКШ конгрессы бинасы

АКШта президентлык өчен көрәш хәлиткеч ноктасына җитте. Чәршәмбегә каршы төндә илнең 4 штатында беренчел сайлауда демократлар үз намзәтен ачыкларга мөмкин. Республикан намзәт инде мәгълүм.


Американ гәзитләре бүгенге көнне "хәлиткеч сишәмбе" дип атый. Берьюлы 4 штатта, шул исәптән, Техас һәм Оһайо кебек мөһим штатларда, беренчел сайлаулар үтә.

Ноябрь аенда президент сайлауда республиканнарны кем вәкиллек итәчәге инде мәгълүм булса, демократлар ягында Һиллари Клинтон белән Барак Обама арасында кызу көрәш бара.

Күзәтүчеләр фикеренчә, бүгенге тавыш бирү Һиллари ханымга аны куып тоту өчен соңгы форсат булып тора.


Көрәш клиплар телендә бара

Узган атна Клинтон төркеме сайлаучыны үз ягына аудару өчен телевидениедә яңа клип әйләндерә башлады. Ярты минутлык язмада төн уртасында берәр төрле низаг туса, Һиллари ханым аны үз өстемә алам дип ышандыра.

"Сәгать иртәнге 3, сезнең балалар тәмләп йоклый. Ак Йортта телефон шалтырый. Дөньяда нәрсәдер булган. Телефонны кем алачагын сезнең тавыш хәл итә. Ул дөнья җитәкчеләрен, хәрбиләрне инде белгән, сыналган, куркыныч дөньяда җитәкчелек итердәй кеше булсынмы? Иртәнге 3, сезнең балалар тәмләп йоклый. Телефонны кем алсын?"

"Мин Һиллари Клинтон, мәсьәләне үз өстемә алам", - ди Һиллари Клинтон.

Обама төркеме озак көттермәде. Нәкъ шундый 30 секундлык җавап әзерләде. Бу җавап Обаманың әлегә кадәр иң көчле адымы санала.



"Сәгать иртәнге 3, сезнең балалар тәмләп йокый. Ак Йортта телефон шалтырый. Дөньяда нәрсәдер булган. Телефонны кем алырга тиеш? Гыйрак сугышына аның башыннан ук каршы чыгарга батырлык иткән кеше түгелме? Америкага чын янауның Гыйрак түгел, ә Әфганстандагы Әл-Каидә икәнен аңлаган кеше түгелме? Дөнья буйлап тарала барган атом коралын авызлыкларга чакырган кеше түгелме? Куркыныч дөньяда дөрес карар кабул итү мөһим ."

"Мин Барак Обама, мәсьәләне үз өстемә алам", - ди Барак Обама.


Обама-Клинтон көрәше демократларга зыянга

Бүгенге тавыш бирү алдыннан Обама 100 делегат чамасы өстенлек белән алда бара иде. Әгәр Клинтон уңышка ирешә алмаса, ул ярыштан чыгуын игълан итергә мөмкин дигән фаразлар бар.

Обама белән Клинтон арасындагы көрәш ахыр чиктә демократ намзәтнең зәгыйфьләнүенә китерә, дигән борчулар да бар.

Республиканнарда намзәт мәсьәләсе инде хәл ителгән диергә була. Ул – сенатор Джон Маккэйн. Аның көндәшләре еракта артта калды. Маккэйнга хәзер вице-президент намзәтен табасы гына бар.

Көрәшер кешесе булмагангадыр инде, Маккэйн демократлар ярышын күзәтә. "Иртәнге сәгать 3" кыйссасыннан ул да читтә калмады.

"Әгәр иртәнге өчтә Ак Йортта телефон шалтыраса һәм аны мин алсам, белемем һәм тәҗрибәмә күрә, иминлек низагын хәл итү карарын кабул итү өчен мин иң әзерлекле кеше буламдыр. Соңгы 20 елда илебездәге төп иминлек мәсьәләләрен хәл итүдә мин барысында да катнаштым" диде Джон Маккэйн.

Бүгенге тавыш бирүдә төп игътибар Техас һәм Оһайода булачак. Моннан тыш сайлаулар тагын Род Айланд һәм Вермонтта үтәчәк.
XS
SM
MD
LG