Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекинда Кытай Халык Корылтае башланды


Пекин - Премьер-министр Вен Джиабао Кытай Халык Корылтаен ачып, Кытай "моңарчы булмаган" һәм "яхшы оештырылган" Олимпия уеннары вагъдә итә, диде. Коммунистлар партиясенең еллык парламент корылтаенда 3 меңләп делегат катнаша. 14 көн дәвам итәчәк сессиядә икътисад үсеше турында карарлар кабул ителәчәк, хөкүмәттәге вазыйфаларга яңа кешеләр билгеләнәчәк.

Голливудтагы фильм директоры Стивен Спилберг Пекинда үтәчәк Олимпия уеннарының ачу һәм ябу тантанасында киңәшче вазыйфасыннын баш тартты. Моны ул Кытайның Судандагы Дарфур төбәгенә карата сәясәтенә каршылык йөзеннән эшләде.
XS
SM
MD
LG