Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:14

Төркмәнстанда күп балалы аналарга $250 бирелә


Ашхабад - Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов күп балалы аналарга ярдәм планын хуплады. 8 һәм аннан да артык бала тапкан аналарга 1 тапкыр 250 доллар акча биреләчәк. Моннан тыш алар коммуналь хезмәтләр, транспорт һәм теш дәвалау өчен түләүдән азат ителә. Узган атнада хөкүмәт, 8 мартка һәр хатын-кыз 10 доллар күләмендә акчалата бүләк алачак, дип игълан иткән иде.

XS
SM
MD
LG