Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:46

Нәзыйф Гильдеевның “Пенза татарлары” китабы тәкъдим ителде


Февраль аеның соңгы якшәмбесендә Пенза шәһәрендә татарлар өчен гадәттән тыш бер вакыйга булды.

Монда «Кагау» исемле сәүдә үзәгенең банкетлар залында йөзгә якын татар җыелды һәм бер ел элек мәрхүм булган Нәзыйф абый Гильдеевның «Татары Пензенского края» дигән китабының тәкъдим ителүе үткәрелде. Автор үзе китабын бастырып өлгермичә үлеп киткәч, бу изге эшне аның кече кызы Гөлия Гильдеева үз өстенә ала һәм китапны Мәскәүдә бик яхшы кәгазьдә бастырып чыгара.

Китапта Пенза якларында, Мордовияда, Мукшы, Соры елгалары янында яшәгән татарларның тарихы, яшәве, аларның гореф-гадәтләре тасвирланган, бу яклардан чыккан күренекле шәхесләрнең биографиялары бирелгән. Автор Нәзыйф Гильдеев Пенза өлкәсенең хәзерге Каменка районы Мәчәли авылында туган. Бу авыл янында урнашкан тагы биш татар авылы татар тарихчылары һәм фольклорчылар өчен бергә «Алты авыл» төркеме дип билгеле. Бу авыллар – Мәчәли, Качкару, Кикин, Ришитен, Тиләтен, Кабылкин.

Китапны тәкъдим итү бер ук вакытта мәрхүм авторны искә алу мәҗлесе дә булды. Нәзыйф Гильдеевның дуслары, гаилә әгъзалары, татар җәмәгатьчелеге җитәкчеләре чыгышлар ясады. Шулар арасында Кәзыйм Дебердеев, Урта Әләзән, Пенза өлкәсенең иң абруйлы татарларыннан берсе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының әгъзасы болай дип әйтте:
“Бу безнең зур шәхес, Пенза татарларының чын татары иде. Нинди генә сорау белән аңа килсәң, бер кайчан да ул олы кешедән дә, кече кешедән дә һәм хатын, ир булган, бабайдан да баш тартмады. Әйдә киттек, белем йортына булса, ары чапты, хөкүмәт кешеләре арасына булса, ары чапты, мәчет булса, мәчеткә. Ходай тәгалә бездән кызганып, аны үзенә алды, яткан туфрагы җиңел булсын, Ходай тәгалә иман байлыгы бирсен үзенә, нурланып ятсын.

Бу китап чыгару – зур мәшәкатьле хезмәт. Эшкуарлар да бу эшкә алынмый. Нидән? Китап чыгарганда, аның бәясе зур, аның мәгънәсе зур, байлыгы зур, әмма акча чыгаручы сирәк. Акча гына түгел, монда күп, төннәр буе бу китап өстендә утырганнар, мәшәкатьләнгәннәр. Мин бу китапның эчтәлеге белән таныш. Нәзыйф абый дөрес юлда һәм дөрес китапны язган. Пенза татарлары турында бик яхшы язылган. Һәрбер мәктәпнең китапханәсендә бу китап булырга тиеш.

Пенза өлкәсеннән шундый шәхесләр чыккан, шундый матур кешеләр, шөһрәтле, абруйлы. Үзе дә бу Нәзыйф Арифҗанович зур абруйлы, шөһрәтле, нәтиҗәле, тәҗрибәле кеше иде. Аңа нинди генә мактаулы исем бирмәсәң дә, ул аңа лаек. Без аның бүген истәлегебезгә дә алабыз, китабы белән дә танышабыз. Бу китапны таныту безгә генә булмасын, бөтен татар дөньясына чыгарырга көчебез җитә. Аны эшләргә диеп мин үземнән сүз бирәм, вәгъдә бирәм.”

Пенза шәһәрендә яшәүче Асият Дашкин профессиясы буенча врач, татар тарихы белән кызыксынып күп мәгълүмат җыйган. Асият әфәнде Нәзыйф Гильдеев һәм инде мәрхүм булган тагы бер Пенза врачы Үмәр Милушев белән бергә 1988 елда мондагы татар хәрәкәтен ачып җибәргән. Алар 1989 елның 19 ноябрендә «Якташлар» исемле татар мәдәнияты җәмгыяте оешмасын теркәгәннәр. Асият Дашкин да Нәзыйф Гильдеевны җылы искә алды: “Ул бит татарларның чын идеологы иде.”

Пензага Татарстанның Нурлат районында урнашкан Кычытканлы авылыннан килгән Асия Мәхмүт кызы 1993 елдан бирле монда яши һәм мондагы якшәмбе мәктәбендә татар теле укыта. Ула да Нәзыйф Гильдеевны яхшы яктан гына исенә алды:
“Нәзыйф абый чын мәгънәсендә олы җанлы кеше иде, Пенза өлкәсе татарлары арасында иң олы шәхес дип әйтсәм дә мин ялгышмам дип уйлыйм. Аның эшләгән эшләре санап бетерерлек түгел. Мәсәлән, үзеннән соң шул кадәр зур мирас калдырып китүе менә бу китапта язылган материаллар һәм андагы фоторәсемнәр дип уйлыйм. Нәзыйф абый татар халкы өчен, гомумән Пенза татарлары өчен, бик зур эш эшләп киткән кеше.

Аның иң зур эшләренең берсе, татар якшәмбе мәктәбен булдырып, аңа нигез салып китүе, бүгенге көндә дә татар якшәмбе мәктәбенең дәвамлы рәвештә 60-70 кеше санында укуын дәвам иттерүендә. Аңа әгәр үзе исән булса, куаныр, кинәнер иде. Балалар рәхмәтле, ата-аналар рәхмәтле бүген дә. Нәзыйф абыйның исән чагында ук аңа һәйкәл куярга кирәк иде – мондый зур эшләр башкарган, мондый олы шәхескә киләчәктә аның шәхси гаиләсе, анда тәрбияләнгән балалары, оныклары киләчәктә горурланып искә алырлар дип уйлыйм.”

Пенза өлкәсе мөселманнарының дини нәзарәте рәисе урынбасары, мөселман мәктәбе директоры Абдурауф Забиров Нәзыйф абый Гильдеев белән янәшә булып күп эшләр башкарган:

“Бүген тантаналы, тарихи җыелыш узды. Ул безне фикерләшергә милләтебезнең киләчәге хакында, уйларга дәүват итә, өнди. Шундый җыелышлар исебезгә төшерә өстебездә булган олы вазыйфаны - дини вазыйфа, милли вазыйфа һәм бүгенге көндә, киләчәктә безнең милләтебез, халкыбыз бу ватаныбызда нинди урын тиеш тотарга? Һәм киләчәктә без кем булып яшәрбез? Милләт булып сакланырбызмы? Югалырбызмы? Бу безне берләштерә торган, милли хисләрне уята торган һәм милләт өчен самими, ихлас күңел белән хезмәт итәргә өйрәтә торган җыелышлар.

Нәзыйф абыебыз хакында яхшылыкны гына әйтәбез. Пәйгамбәребез әйтә: «Үлгәннәрегезнең яхшылыкларын искә төшерегез». Без дә аның яхшылыкларын бүген телгә алдык. Бергә дин, милләткә хезмәт итүче юлдашлары идек, катнаштык. Туфан Миңнуллин әфәнде әйткәнчә «Без китәбез, сез каласыз», менә Алланың язмышын узган юк. Ләкин бу кыска гына дөнья тереклегендә бер эз калдырырга тиешлебез, бер әсәр калдырырга тиешлебез.

Менә Нәзыйф абыйның китабы дөнья күрде. Шул китапны укып, милләтебез өчен яңа хезмәтләр тусын, шул китап безнең киләчәгебезне яктыртсын. Һәм чыннап та, кирәк милләт өчен тырышырга. Бу дөньяда җыештырган малларыбыз, матди әйберләребез калачак, ләкин үзебездән соң ни калыр? Үзебездән соң амәлләребез, яхшы истәлекләребез. Нәзыйф абый шул яктан безгә бер күркәм үрнәк булып кала. Рухы шат булсын, Алланың рәхмәтендә булсын, яшәсен ислам дине, яшәсен татар халкы, милләтебезнең якты киләчәге булсын бу ватаныбызда.

Китапны тәкъдим итү барган «Кагау» сәүдә үзәге Пенза шәһәренең иң күренекле татар бизнесменнарының берсе Бәкәр Акжигитовның милке икән. Бәкәр әфәнде Нәзыйф Гильдеев белән бик күптәннән таныш булган, ул яшьрәк чакта Нәзыйф абыйга еш кына кунакка да килә булган – алар ике күрше авылдан – Нәзыйф абый Мәчәлидән, ә Бәкәр – Качкару авылыннан. Бәкәр Акжигитов Нәзыйф Гильдеев турында истәлекләре белән уртаклашты:

“Нәзыйф абыйны мин күптән беләм. Ул көчен бирде, белемен бирде, татарлар телләрен, диннәрен белсеннәр өчен. Бүгенге китап инде ул аның гомере буе җыелган материалыннан басылган. Ул безнең як өчен, татарлар өчен бик кирәкле нәрсә.”
Нәзыйф Гильдеевның гомерлек хәләл җефете Сәния апа Гильдеева пенсияга чыкканчы Пензаның бер институтында укытучы булып эшләгән. Ул Нәзыйф абый турында, аларның бергә үткән тормышлары турында күп сөйләде һәм шуларны да әйтте:
“Ул күп еллар әзерләнде материал җыеп китап чыгарырга. Алла насыйп итмәде аңа китапны чыгарырга. Ул китапны туры килде чыгарырга безгә семья белән, оныгыбыз белән. Көч күп куелды. Китап чыгару ул бер үзе бик зур-зур азабы бар. Әммәсе Нәзыйфны инде мактадылар төрле яктан. Бу китапны чыгаруның авырлыгы кече кызыма Гөлиягә төште. Ул әтисе үлгәч, үз-үзенә бирде сүз, Алла кушса, әтиемне китабын дөнья йөзенә чыгартамын дип.”

XS
SM
MD
LG