Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:21

Русиядә яшәүче халыклар арасында татарлар үзләренең картларын-карчыкларын дәүләт карамагына бирми, үз балаларыннан баш тартмый дигән фикер таралган. Әмма Русиянең балалар йортларында татар хатыннарыннан туган ташландык балалар да бар.


Хәзер Русиядә 800 меңнән артык ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм бала бар. Һәр ел шуларның 7-8 меңе Русиядә үзендә гаиләләргә асрамага алына. Чит илләргә елына якынча 5-6 мең бала китә. Димәк, шул ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм ителгән балаларның якынча ике проценты гына гаиләгә эләгә. Соңгы елларда патронатный гаиләләр саны арта бара, әмма хезмәт хакы алып бала баккан ата-ана күп очракларда тулы мәгънәсендә гаилә була дип әйтеп булмый. Чит илләргә китүче балаларның күбесе Америкага эләгә. Шулар арасында татар аналары тапкан балалар да бар.

Китте – бетте, дип әйтергә була. Әмма кайбер американ ата-аналар тәрбиягә алынган баланың биологик ана-атасын эзләп табарга тырыша. Әлбәттә, алар үзләре Русиягә килеп эзләми, аларга эзләү эшендә безнең Русия ватандашлары ярдәм итә. Шундый бер аналар эзләүче безнең сорауларга җавап бирергә риза булды.



– Илдар, синең профессияң – аналар эзләүче. Безнең тыңлаучылар, бәлки, мондый профессия турында ишеткәне дә юктыр.

– Каян ишетсеннәр? Минем кебек аналар эзләүчеләр безнең илдә бик сирәк, ну берничә кеше генә. Бу эшнең якшы ягы да бар, кыйты ягы да бар: бер яктан, бу эштә мин төрле кешеләр, төрле шәһәрләр, төрле авыллар күрәм, ә икенче яктан, бик күп бәхетсез кешеләрнең язмышын, аларның кайгы-хәсрәтен күрәмен. Кайчакларда, мужик булсам да, күзләргә яшьләр килә, күңелгә шундый авыр була.

– Илдар, нигә американнар бу балаларны, күп очракта хәлсез балаларны, үзләренә ала?

– Эш нәрсәдә монда? Америкада үзендә балалар йортлары юктыр, андагы аналар оланнан баш тартса, шундый ташланган балаларны көтеп кенә торалар - шунда ук алалар. Русиягә олан алырга диеп килүче Америка хатыннары күбесенчә яшь чагында карьера эшләгән, зур хезмәт хакы алырга тырышкан, ә инде вакыты үткәч, үзе я олан таба алмый, я, табалса да, саулыгын саклый, зарар килмәсен диеп. Үз оланы булмагач, каяндыр бала алырга кирәк бит.

– Илдар, килеп бездән балалар алучы күп кенә американ аналарның үзләренең туган балалары да бар. Алар соң нигә бездән килеп тагы бала ала?

– Андый американнар савап җыя, алар бер-ике бәхетсез ятим баланың тормышын яхшыртса, Алла каршында яхшылык эшләгән була. Безнең Русиядә балалар йортында үскән оланнарның киләчәге әллә нинди якшы түгел бит. Киресенчә, балалар йортыннан чыккан егетләрнең һәм кызларның күбесенең тормышы бик авыр, бик бәхетсез була.

– Ә ник бездән алалар, ник башка илләрдән алмыйлар?

– Башка илләрдән дә алалар. Кая ятим бала күп, шуннан алалар. Хәзер американнар күбесе оланнарны Китайдан ала, ә Китайда бит сары тәнле, кысык күзле булалар. Ак кешегә ак олан булса бит яхшырак инде. Америкада үзендә дә ак тәнле оланны асрамага алып була, әмма андый баланы табу авыр, ничәшәр ел көтәргә кирәк. Ә безнең Русиядә андый кемгә дә кирәкмәгән ак тәнле оланнар миллионга якын. Американнар безгә килгәч, балалар йортында еш кына урыс булмаган оланнарны сайлыйлар – татар, башкорт, нугай, чуваш, таҗик, чегән, кавказ халкын. Алар өчен урысмы, татармы, чувашмы – барыбыр ак тәнле олан санала. Чыннан да, алар негр түгел бит. Ә балалар йортларындагы врачлар монарга ис-акыллары китә, американнарга әйтәләр: “Нигә бу оланны аласыз, бу бит татар, яисә бу бит чуваш, урысны алыгыз”.

– Ярый, американнар баланы асрамага алды, ди. Нигә соң алар шул баланың биологик гаиләсен эзләтә?

– Бездә Русиядә оланны алсалар, тырышалар, моны кем дә белмәсен, олан үзе дә белмәсен. Америкада болай түгел. Американнар оланга баштан үк әйтә, синең Русиядә беренче анаң калды, ди. Олан яшь чагыннан ук моны белеп тора һәм монарга әллә ни исе китмидер. Әмма вакыты җиткәч, олан кызыксына башлый, сораулар бирә башлый: теге минем беренче әнием нинди иде ди? Аты ничек? Күзләре нинди? Ник ул мине ташлады? Минем тагы Русиядә сеңелләрем, туганнарым бармы?

Американнар алынган оланның нинди милләттән булуын, шул милләтнең тарихын, традицияләрен белергә тырыша. Олан үсә барган саен, аңа шул тарихны һәм традицияләрне өйрәтә барырга тырышалар. Шулай ук Русиядә калган биологик анасын нинди сырхаулары булган, аларның Русиядә тагы нинди туганнары бар, шуны белергә, аларның фотоларын да табарга тырыша. Американ ата-аналар табылган биологик анага акча да җибәрә.

– Ә ник бу баласын ташлаган анага акча да җибәрәләр?

– Бу аналар кайчакта рәтсез, кайчакта бәхетсез, ә американнар аларга рәхмәт укый - ул ана оланын какмаса иде, аны ташламаса иде, ул олан бу американ анага эләкмәс тә иде. Американнар Русиядә калган биологик ананы да кардәш-ыру диеп саныйлар. Шул оланның Русиядә калган туганнары да аларга кардәш-ыру, чөнки алар шул ук анадан яисә шул ук атадан туган. Мин шундый биологик ананы тапкач, аңа Америкада яшәүче оланының фотоларын бирәм, Америкадан анадан рәхмәт хаты тапшырам, һәм әлбәттә, Америкадан килгән акчаны да бирәм. Мин бу биологик ананы фотога төшерәм, аңардан Америкага баласына хат язуын соралам. Шулай итеп, бу Русиядәге ана Америкадагы баласы белән элемтәгә керә.

– Илдар, сез шундый биологик аналарны милләтенә карамыйча эзлисез. Берничә шундый татар милләтеннән булган ананың тарихын сөйләсә идегез.

– Тарихлар шундыйлар бар, берсе шул булыр инде. Бер татар анасы, яшь кыз вакытында корсакка уза, читкә китеп Русанна исемле кыз таба, аны балалар йортында калдыра. Русанна тугыз яшенә кадәр Идел янындагы бер шәһәрнең балалар йортында тәрбияләнә. Аннан соң аны яңа ата-ана Канадага, Квебек провинциясенә алып китәләр. Русаннага хәзер 16 яшь, татарча белми, урысча һәм французча сөйли.

Ана кеше моннан соң ике ирдән ике малай таба. Хәзер Башкортостанның Балтач районында бер татар авылында яши. Малайлары мәктәптә яхшы укый, әмма үзе ире белән арака эчәргә ярата. Канададагы ата-ана бу татар хатыны белән элемтәгә керергә ашыкмый, шуннан Русаннаның биологик анасы аның кайдалыгын белми. Аның нинди тормышта яшәвен дә белми. Бәлки ул беренче кызы турында уйламый да торгандыр. Ә Русанна аны якты дөньяга табучы татар хатыны турында һәрвакыт уйлап тора, зуррак үскәч, Русиягә килеп, бу анасын күрергә, ир туганнары белән танышырга телидер.

Тагы бер тарих. Зульфия исемле бер татар кызы Ставрополь краенда зур бер нугай авылында яши. 15 яшендә аны ике туган апасының ире көчли. Зульфия шулай әйтә, ә ир кеше әйтә, юк, бу Зульфия үзе гаепле, ди. Ничек кенә булмасын, Зульфия бу эш турында кемгә дә әйтми, ә карынында бала үсә башлый. Корсак зурайгач, анасы бу хәлне белгәч, авыл халкы бу хурлыкны тоймасын өчен, Зульфияне Ставропольга алып китәләр. Анда ул Тамерлан исемле ир бала таба һәм ата-анасы аңардан баш тартырга куша. Зульфия, 16 яшьлек кыйналган-куркытылган кыз, кирәккән кәгазьләргә кулын куя. Ә инде өйгә кайткач, елый-елый үкенә башлый. Һәм шунда үзенә максат куя – акча җыеп, баласын кире кайтарырга. Баладан баш тартсаң, аны инде сиңа кем дә кайтармый, әлбәттә.

Америкада мондый хәлдә кире кайтарырга була, ә бездә, Русиядә, ярамый. Әмма Зульфия безнең илдә акча бик күп ярамаган эшләрне дә эшләргә мөмкинлек биргәнен яхшы белә. Шуннан ул ике ел плантацияларда эшли, акча табарга тырыша. Әмма хуҗаларга помидор, кыяр, баклажан, йөзем үстереп баеган кеше бармы? Тагы ике ел ике туган сеңелләре белән Нальчик һәм Сочи базарларында сатучы булып эшли. Әлбәттә, анда да акча күп эшли алмыйсың. Зульфиянең ана хисе сүнми, көчәя генә бара. Нишләргә белмичә, каян акча табарга белмичә, Зульфия Төркиягә акча эшләргә китә. Нинди эшкә дисәгез, ул анда фахишә булып эшли. Ярты ел эшләп, кире өенә кайта. Күпмедер акча китерә, әмма бу акча әле аз була. Тагы ярты ел эшләргә Зульфия китә.

Зульфия киткәч, бер атнадан соң мин бу нугай авылына килдем. Сеңелләре Зульфиягә шалтыратып минен телефон номерын бирделәр. Шуннан бирле Зульфия һәр көн елап-елап миңа шалтырата башлады. Мин аңарга аңлаттым – Зульфия, син улыңны ничек тә кире кайтара алмыйсын, бәлки, кайчан булса ул үзе теләсә, Америкадан килеп синен белән күрешер. Шулай итеп, Зульфиянең чит илләргә китеп тәнен сатуы юкка гына булып чыкты. Зульфиянең ачы елауларын ишеткән бер клиенты, төрек егете, ник елаганын сорый. Зульфия эш нәрсәдә икәнлеген аңлата. Төрек егете Зульфияне бик жәлли һәм аңарга иргә чыгарга тәкъдим итә. Алар өйләнешәләр һәм аларның узган сентябрьдә выт тагы бер малайлары туды. Шундый хәлләр дә була.

Тагын бер тарих бар. Екатеринбург шәһәрендә яшәүче Ольга, атасы татар, анасы урыс, 15 яшендә күрше подъездта яшәгән бик чибәр спортсмен егет белән очраша башлый. Корсакка уза. Анасы моны тойгач, Ольга анасына әйтә, бу егет мине көчләде, ди. Скандал була. Егет анасы белән квартирны сатып башка шәһәргә күчеп китә. Ольга оланны таба һәм аңардан баш тарта. Мин бу гаиләне тапкач, Ольга хәлләрнең чынында ничек булганын сөйләде һәм теге егет белән үзе теләп булганын әйтте. Шунда анасы бик гарьләнеп, бәргәләнеп кызына әйтте: «Кызым, нишләдең? Ник алдадың? Үзебез үстерер идек онукны, кемгә дә бирмәс идек». Әмма әле ул малайны кем дә кире Америкадан кайтара алмый.

Тагын бер язмыш. Ташкент каласында яшәгән Светлана исемле татар кызы, 1994 елда, дуслардан, ыру-туганнардан яшеренеп, кыз бала таба. Ул балага Зульфия исеме бирәләр һәм ялган документлар белән Ташкентның балалар йортына урнаштыралар. Ә соңрак Мәскәү аша Америкага озаталар. Зульфиягә 12 яшь тулгач, ул үзенең американ ата-анасыннан Үзбәкстанда калган туган анасын эзләп табуын сорала башлый. Мин, күпме генә эзләмәдем, Үзбәкстанда шул татар кызы Светлананы таба алмадым. Балалар йортына баргач, ул еллардагы документлар юк ителгән беленде. Ә балалар йорты директоры, хатын кеше, Үзбәкстаннан качып киткән икән, чөнки ул Зульфия эшенә ошаган тагы берничә шундый эшне эшли, Үзбәкстан хокук саклау хезмәтләре аңа каршы җинаять эше ача.

Шулай итеп, Америкада яшәүче татар кызы Зульфия, күпме генә туган анасын күрергә теләмәсә дә, аны гомерендә кайчан да күрәлмәс дип уйларга була.

XS
SM
MD
LG