Accessibility links

Свердловски өлкәсендә булып узган сайлау үзенчәлекләре


Русия Президенты сайлаулары көне Свердловски өлкәсендә 4 катлы сайлау көне булып узды.

2 март көнне биредә Свердловски өлкә Законнар Җыелышының ике палатасына да депутатлар, шулай ук җирле үзидарәләргә башлыклар һәм җирле Думаларга депутатлар сайланды. Дәүләт Думасына булып узган сайлауларның мәгълүм үзенчәлекләреннән соң, 2 март сайлаулары нәтиҗәләре фаразланганча булды. Сайлау алды кампанияләре дә башка вакытлардагыга караганда тынычрак узды, мөгез чыгаручылар күренмәде.

Шулай булса да, кайбер кызыклы вакыйгаларсыз узмады. Бу бигрәк тә Екатеринбург шәһәр башлыгын сайлау кампаниясендә чагылды. Екатеринбург шәһәр хакимиятен инде уналты ел буе Аркадий Чернецкий җитәкләп килде. Бу юлы да Хакимият партиясе Бердәм Русия аның кандидатурасын яклап чыкты.

Бусы гаҗәпләнерлек хәл түгел, билгеле, Чернецкийның җиңәчәгенә дә шикләнүчеләр булмагандыр. Әмма Аркадий Михайловичка каршы үз кандидатурасын куючылар арасында ике татар кешесе – Екатеринбург шәһәр Думасы депутатлары Олег Хәбибуллин һәм Нәфыйк Фамиев булуы үзе бер вакыйга булды. Анысы да ис китәрлек булмас иде, әгәр дә шәһәр башлыгы булган кеше Олег Хәбибуллинга каршы аяусыз көрәш җәелдереп җибәрмәсә. Олег әфәнде халык алдында чыгыш ясамасын өчен, бер ай буе Чернецкий катнашмаган татар милли чараларын уздырырга рөхсәт бирелмәде. Күп кенә рәсми татар милли оешмаларын хакимият партиясе тәкъдим иткән кандидатны яклап эшләргә мәҗбүр иттеләр. Олег Хәбибуллинның әтисе Бәһали ага белән әнисе Халидә апа улларының бу көннәрдәге сәяси тормышы турында болай дип сөйләделәр:

“Реклама ясарга урын бирмәделәр, кулдан язабыз, төнлә элеп чыгабыз, иртән милиция, альпинистлар килеп, безнең рекламаны алып ташлый. Сөйләп бетерерлек түгел”... – Бәһали ага сүзен Халидә апа дәвам итә – “Барлык учреждениеларны яптылар безнең өчен, дәвалау учреждениеларына, мәктәпләргә кертмиләр, концерт залларын, театрларны яптылар, заводларны яптылар... Һаваны гына яба алмадылар.”

Сайлау көнне тавышларын бирергә килүчеләр арасында татар милли хәрәкәте аксакалы Сөфхәт ага Надыйровны күреп, аның фикерен сорашып алдык:

“Йөрәгем әрнеп барам бу ел сайлауга. Тарихта беренче тапкыр татар кешесе шундый урын өчен көрәшә. Ике татар депутаты бер сүзгә килә алмыйча ник икесе дә чыкты икән соң дип борчылдым башта. Соңыннан белдем, Чернецкий әфәнде Фамиевны юри үгетләп чыгарган икән, Хәбибуллинның тавышларын алу өчен... Менә бит, монда да бер халык була алмыйбыз. Йөз меңгә якын татар һәм башкорт халкы яшәгән шәһәрдә үз тавышыбызны бердәм булып биреп, үз кешебезне сайлый алмыйбыз...”

Шәһәр башлыгына үз кандидатурасын күрсәтүчеләр арасыннан нигә соң әле бер Хәбибуллинга каршы гына көрәш барды? Бу сорауга җавап биргәндә, Бәһали ага Хәбибуллин улын дөреслекне яратучы, хакимиятнең җитешмәгән якларына турыдан күрсәтүче, гадел холыклы булуы белән аңлатты. Бәһали ага фикеренчә, барлык депутатлар да шундый булсалар, гаделсезлек азрак булыр иде.

Сайлау нәтиҗәләре фаразланганча булды. Свердловски өлкәсе дә, илдән калышмыйча, президент итеп Дмитрий Медведевны, Өлкә Законнар җыелышына күпчелек депутатларны “Бердәм Русия” партиясе исемлегеннән, Екатеринбург шәһәр хакимияте башлыгы итеп “Бердәм Русия” кандидаты Аркадий Чернецкийны сайлады. Ә Олег Хәбибуллин, күпме кысрыклауларга карамастан, 23 процент тавыш җыйды. Свердловски өлкә Думасы депутаты Ринат Садриев фикеренчә, бу искиткеч яхшы нәтиҗә.

Свердловски өлкәсендә булып узган сайлаулар нәтиҗәләренә аңлатма бирүен сорап, без тагын бер Өлкә Думасы депутатына – Наил Шәймәрдановка мөрәҗәгать иттек:

“Халык шәһәр башлыгын милли билге буенча сайламый. Кешенең шәһәргә нинди файда китерә алачагына карап сайлый. Безнең халык бу сайлау нәтиҗәләре белән президентыбыз курсын яклавын белдерде.”

Әлеге сайлаулар “Бердәм Русия” партиясе исемлегендә Өлкә Думасына депутат итеп өч татар кешесен калдырды. Депутатларның милли составы үзгәрмәде, Өлкә Думасында 4 татар, шәһәр Думасында 5 татар кешесе калды. Милли билге сәясәт ясамый дисәләр дә, милләттәшләребез белән горурланырга хакыбыз бар.
XS
SM
MD
LG