Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОПЕК нефть чыгаруны арттырмыячак


Вена - Нефть чыгаручы илләр оешмасы (ОПЕК) Австрия башкаласы Венада узган саммитта нефть чыгару күләмен арттырмаска дигән карар кабул итте. АКШ президенты Джордж Буш оешмага нефть чыгаруны арттыруны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Нефтьне арттыру аңа хакларны төшереп АКШ икътисадына ярдәм итәр дип фаразланган иде.

Әмма оешма вәкилләре нефтькә бәяләрнең атруы - базарда чималның җитмәвенә түгел, ә башка сәбәпкә бәйле, дип белдерде. Алар арасында доллар бәясенең төшүе, Якын Көнчыгышта тотрыксызлык.

Атна башында бер мичкә нефть бәясе 104 долларга якынлашты. Соңгы 9 ел эчендә нефтькә хаклар 10 мәртәбә күтәрелде.
XS
SM
MD
LG