Accessibility links

Ватиканда мөселман һәм христиан руханиләре очрашты


Ватикан - Ватиканда 5 мөселман һәм 5 христиан дин әһеленең очрашуында 4-6 ноябрь көннәрендә Римда "Католик-Мөселман Форумын" уздыру турында килешенде. Анда барлыгы 24 рухани катнашачак. Рим сөйләшүләрендә төрле мәсәләләр, шул санда диннең көч куллануны кыздырып торуы кебек мәсәлә каралачак.

Ватиканда бу очрашу ике көн дәвам итте. Мөселманнарны Италиянең ислам мәхәлләсе вәкиле Яхъя Серджио Яхе Паллавичини, шулай ук Ливия, Төркия, Британия һәм Үрдүннән руханиләр вәкиллек итте.
XS
SM
MD
LG