Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:50

Татарстанның Хисап пулаты үткән елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты. Аннан күренгәнчә, былтыр Татарстанда 1,6 миллиард сум дәүләт акчасы әрәм-шәрәм ителгән


“Җәмәгать, безгә ревизор килә!” - дигән танылган сүзне үткән елны йөзләрчә оешмада әйткәннәрдер. Хисап пулаты 2007 елда 510 оешма һәм дәүләт корылышының кәгазьләрен җентекләп тикшергән.
Элегрәк, дәүләт заказлары тирәсендә ришвәтчелек чәчәк ата дип язу бар иде. Шуңа күрә Татарстан хакимиятләре дәүләт акчасына башкарыла торган эшләрне бәйге (тендер) нигезендә үткәрергә һәм аларны ачык итеп, интернет аша уздырырга әмер бирде.

Сүз, мәсәлән, төзү-төзекләндерү эшләрен алып бару, компьютерлар сатып алу, ашханәләр өчен азык-төлек китертү, оешма өчен машиналар алу һәм башка шундый дәүләт акчасына башкарыла торган эшләр турында бара. Барлык дәүләт оешмалары, нинди дә булса эшне эшләргә кирәк булса һәм аның өчен казна акчасы тотылса, бәйгеләр үткәрергә тиеш булды һәм үткәрә башлады да. Аларда, теләсә нинди эшмәкәргә үзен тәкдим итәргә мөмкинлек тудырырга кушылды. Дәүләт кушуы белән башкарыла торган шушы эшләр иң уңайлы, иң сыйфатлы, һәм, урынлы булса, иң арзан бәядән башкара алучы ширкәткә китәргә тиеш.

Әмма ачык итеп бәйге үткәрү мәҗбури шарт итеп куелса да, кайбер түрәләр ул бәйгеләрне дә үз файдасына уздырырга өйрәнде. Хисап пулаты дәүләт акчасына уздырыла торган шушы бәйгеләрне тикшергән дә инде. Ревизорлар 9 министрлыкта һәм 6 район идарәсендә булган.
Тикшерүчеләр товарларның бәйгедә килешенгән бәядән түгел, ә кыйммәткәрәк хакка сатып алынганын ачыклаган. Хисап пулатының рәсми кәгазьендә әйтелгәнчә, бәйгедә катнашучыларга нигезсез таләпләр куела торган булган. Бу ысулны гадәттә, бәйгедә алдан килешенгән уенчыны җиңдерү өчен кулланалар. Таләпләр нигезсез һәм бик күп куелгач, көндәш ширкәт ярыштан төшеп кала. Бу очракта, бәйге дә үткәрелгән булып санала, җиңүчесе дә - алдан сөйләшеп куелган кеше була.

Шул ук хисап хәбәр иткәнчә, инде бәйгене откач та, товарларны вәгъдә ителгән вакытка алып килмәгәннәр. Китерсәләр дә, ул товар бәйге таләпләренә техник яктан туры килмәгән. Алай гына да түгәл, бөтенләй башка товар биреп котылү очраклары да булган. Шушы фактлар нигезендә, бәйге коммиссияләре әгъзаләре һәм җитәкчеләр, барлыгы 17 кеше, административ җаваплыкка тартылган, 35 җинаять эше ачылган.

Контроль итүче оешма ятимнәр, караучысыз балалар өчен бүлеп берелгән акчаларның язмышы белән дә кызыксынган. Ятим балаларга тиешле юл йөрү субсидияләре аларга эләкмәгән яки өлешчә генә барып җиткән. Караучысыз калган әмма торагы булган кайбер балаларның хокуклары бозылган, ятимнәр йорты өчен азык-төлек кыйбаткарак бәядән сатып алынган.

Бөтенрусия буйлап үткәрелгән һәм һәр зур түрәләрнең теленнән төшмәгән дәүләт проектлары да гөнаһсыз булмаган. Хисап пулаты “Сәламәтлек”, “Агро-сәнагать комплексы үсеше”, “Мәгариф” дәүләт проектларында дәүләт акчасын саксыз куллану очракларын тапкан.
Тикшерүчеләр шулай ук Арча, Әтнә, Бөгелмә, Тәтеш, Теләче, Чистай районнары һәм Чаллы шәһәрендә тикшерүләр үткәргән. Табылган финас җитешсезлекләрнең күләме - бер миллиардтан сумнан артык.

Татарстан Хисап пулаты 2007 елда барлыгы 1,6 миллиард сум дәүләт акчасы билгеләнгән максатта түгел, яки әрәм-шәрәм ителгән, дигән нәтиҗә чыгарды.
Әлеге хисап Дәүләт Шурасысының соңгы утырышында каралган иде. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хисап пулатының эшенә югары бәя бирде һәм эшне тагы да киңрәк итеп җәелдерергә тәкъдим итте.
Татарстан Хисап пулаты элегрәк тә, миллионнарча акчаның сарыф ителүе очраклары турында хисапларын биреп килде. Әмма зур чиновникларның җаваплыкка тартылуы турында гына инде күптән ишетелгәне юк. Хисап пулатының бу тикшерү нәтиҗәләреннән дә шул нәрсә күренә - казна акчасын ваемсыз туздыруда гаепле кешеләргә административ кисәтүләр, акчалата җазалар гына бирелә.

XS
SM
MD
LG