Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәбисә елында үткән сайлаулардан соң коррупция сазлыгыннан чыгып булырмы?


Tatarstan -- "Beznen Gecit" newspaper
Tatarstan -- "Beznen Gecit" newspaper

Бу санның төп темалары – Русия Президентын сайлау, ришвәтчелек һәм канун бозулардан интеккән халык тормышы, хатын-кызлар бәйрәме, үзен күкләр алласы дип игълан иткән сектантның яшьләрне үз тозагына эләктерүе, әхлак-гаилә мәсьәләләре, дини сәхифә һәм файдалы киңәшләр.

Илфат Фәйзрахмановның “Сайлап та карыйбыз” дигән язмасы, “Путинның теле ачы булды” дигән мәкалә Русия җитәкчелегенең кискен холыклы булуын ачып сала. “Әгәр әбинең аерым җенси билгеләре булса, ул бабай булыр иде” – икенче биттә Владимир Путин авызыннан чыккан канатлы сүзләр дә урын алган.

Сайлау компаниясендә булган бәхәс-басымнар яшьләр тормышына да йога башлаган. Күптән түгел Казанда Шәрык клубында да президент сайлау булган. “Шәрык президенты” дип исемләнгән язмада яшьләрнең шушы клубын җитәкләү өчен зур түрәләр тарафыннан яңа кешене китереп сайлап кую тасвирлана. “Яңа президент учын йодрыклап, “Yes!” дигән арада, Сәүбән Закировның йөзе качты. Бераздан чыгып китәргә дә маташкан иде, дуслары ишектән чыгармады,”- ди автор Лилия Заһидуллина.

“Безнең гәзит”тә “Азатлык” сәхифәсендә Гадел Галәметдиннең “Кәбисә елыннан ни көтәргә?” дигән язмасы басылган. “Курск” су асты көймәсе, “Титаник” бату, көчле җир тетрәүләре күбесенчә кәбисә елга туры килә. Хорафатларга ышаныргамы? Татарстанда 29нчы февралҗ көнне кемнәр туган? Боларга җавапны әлеге язмадан табарга мөмкин.

Русия энергочыганакларга бай ил, әмма халкы кышын өйләрендә туңып утыра. Катып үлмәс өчен алар еш кына газ плитәсен кабыза. Нәтиҗәдә бер-бер артлы йортлар шартлый. Монда кем гаепле? “Нефть-газ өстендә туңабыз” мәкаләсе белән Бикә Тимерова ачыклык кертергә тырыша.
“Азатлык” милләттәшебез Равил Гыйниятуллинның яңа Байкал арты төбәгенең губернаторы итеп раслануын хәбәр итә.

90нчы елларда кайбер төбәкләрнең Русия белән берләшкән аерым дәүләт статусын йөртүе башка сыймаслык хәлме?. Путин әйткән сүзләргә Айрат Ибраһимның үз карашы. Мәкалә “Сайлау шаукымы” сәхифәсендә, “Яхшы ирне хатын ташламас” баш исеме астына яшеренгән.

Соңгы матбугат конференциясендә Владимир Путин: “Җәмгыять шуны аңларга тиеш: чиновникка күбрәк түләргә кирәк,” – диде. Дмитрий Медведев шулай эшләрме? Русиядә коррупциягә балта чабу мөмкинме? Илфат Фәйзрахмановның “Коррупция сазлыгында” язмасында шул турыда сүз алып бара. “Ахырзаман галәмәтләре” сәхифәсендә Русиядә 10 меңнән артык тарафдары булган секта турында мәгълүмат бирелә. “Виссарион – чын диктатор, аның үз календаре бар. Биредә елларны исәпләү ул туган еллардан башлана. Моңа хәтта Гитлерның да башы җитмәгән. Сектада аның боерыкларын берсүзсез үтиләр,” диелә язмада. “Безнең гәҗит” республика шәһәр-авылларында яшәүче укучыларының язмаларын, фикерләрен бастыра. Бу санда да укучылар күңеленә хуш килерлек котлаулар, мәзәк һәм сканвордлар урын алган.
XS
SM
MD
LG