Accessibility links

Клинтон, Обама, МакКэйн – кем президент булыр?


Клинтон (Д), Обама (Д), МакКэйн (Р) - кайсысы президент булыр?
Клинтон (Д), Обама (Д), МакКэйн (Р) - кайсысы президент булыр?

4 март Оһайо һәм Техаста җиңеп, Клинтон көрәшкә кайтты. Аның Обама белән ярышы демократлар корылтаена кадәр барыр сыман. Республикан намзәт инде мәгълүм.


"Хәлиткеч сишәмбе" дип аталган бу сайлаулар Һиллари Клинтон өчен чынлап та хәлиткеч иде. Моңа кадәр ул рәттән 11 тавыш бирүдә оттырды. Бу юлы да уңышка ирешә алмаса, күпләр аның көрәштән чигенәчәген фаразлады.


Клинтон: җиңүне сезгә багышлыйм

Әммә Һиллари ханым 4 штатның өчендә, шул исәптән, Оһайо һәм Техас кебек эре штатларда җиңеп, президентлык көрәшенә яңа җан өрде.

"Монда Оһайода һәм бар Америка буйлап – сызып ташласалар да, баш имәгән, абынса да, аягына баскан, кул төшерми каты эшләгән һәркем өчен – бу җиңүне сезгә багышлыйм", - диде ул.

Оһайо белән Техаска өстәп, Һиллари ханым тагын Род Айланд дигән кечкенә штатта җиңде.


Обама: җиңүгә үз юлыбыз белән барабыз

Обама бу юлы бер Вермонт штаты белән чикләнде. Бу нәтиҗәне алдан сизгәндәй, тавыш бирү башлану белән Обама, - "Бүген ни генә булмасын, безнең делегатлар саны якынча шул ук, без җиңүгә үз юлыбыз белән барабыз", – дигән иде.

Шулай итеп, "хәлиткеч сишәмбе" демократларга ачыклык китермәде. Клинтон белән Обама арасында көрәш дәвам итә һәм ул партиянең август ахырында үтәчәк корылтаена кадәр барыр сыман.

Икесенең дә делегатлар саны бер чама булса, кайсысының намзәт буласын корылтайда партия җитәкчеләре, "супер-делегат" дип аталган берничә йөз кеше хәл итергә мөмкин.


МакКэйн: җитәрлек делегат казандык

Ә менә республиканнарның инде барысы да билгеле. Бар намзәтләр арасында иң өлкәне – Джон МакКэйн – 4 штатта да җиңеп, үзенең республикан намзәт булуын раслады.

"Дуслар, бүген без җитәрлек делегат тавышы казандык, - диде МакКэйн, - һәм мин зур ышаныч вә җаваплылык хисе белән Кушма Штатлар президентлыгына республикан намзәт булачагымны иглан итәм".

Бу сүзләр әйтелгәндә, МакКэйнның соңгы көндәше губернатор Майк Һакаби көрәштән чигенүен игълан итте.

Республикан партиясе корылтае сентябрь башында үтә. МакКэйнның үз ягына фикердәшләр туплау, "президент кыяфәтен" ала тору өчен җитәрлек вакыты бар.

Ә менә Клинтон белән Обама, үз-ара көрәшен дәвам иткән саен, киресенчә, "президент кыяфәтен" югалта бара. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу 4 ноябрдә үтәчәк сайлауда демократ намзәтнең җиңелүенә китерергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG