Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:12

Халыкара күргәзмә


Уфада “Авыл хуҗалыгы -2008” исемле халыкара күргәзмә ачылды.

Анда 200гә якын ширкәт катнаша. Шулар арасында Германия, Италия, Франция, Бельгия, Чехия, Канада, Америка, Норвегия, Украина һәм Белоруссия вәкилләре дә бар. Чараны ачу тантанасында Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов та катнашты. Ул авыл хуҗалыгы заманча техникага мохтаҗлык кичерүе турында сөйләде. Башкортстанның чит илләрдән бик күп техника алуын билгеләде. Русиядә тракторлар җитештерә алмыйлар дип, Италия вәкилен хезмәттәшлеккә — уртак тракторлар чыгаруга чакырды.

XS
SM
MD
LG