Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:10

Парламент сайлауларына йомгак ясалды


2нче март булган республика парламенты сайлауларына йомгак ясалды.

Дәүләт җыелышына 120 депутат сайланды, шуларның яртысы бер мандатлы сайлау округлары буенча, калган яртысы фирка исемлекләреннән. 120 мандатның 110ысын “Бердәм Русия” алды. Коммунистлар тиешле 7% чикне үтә алмаса да, аларга да урын биреләчәк. Коммунистлар 6,95% тавыш җыйган иде, моның өчен аларга 5 мандат биреләчәк. Чөнки, канунга ярашлы, парламентта ким дигәндә ике фирка булырга тиеш.

Берләшкән оппозиция башы Рәмил Бигнов сайлауларда җиңә алмады. Ул моны фальсификацияләр, ялган бюллетень ташлаулар белән аңлата. Аның сүзләренчә, сайлауда катнашучыларга караганда бер тапкыр ярымнан артык бюллетень төшерелгән. Рәмил Бигнов канун бозулар уңаеннан мәхкәмәгә бирәчәкләрен белдерде. Шулай ук оппозициядән катнашкан икенче намзәт — Заһир Хәимов та мәхкәмәгә документлар әзерләү белән мәшгуль. Заһир Хәкимов бу сайлаулар, гомумән, сайлаулар түгел, билгеләп куюның яңа ысулы дип белдерде.

Сайлаулардагы хилафлыклар турында яңадан-яңа мәгълүматлар туплана. Шул ук вакытта Башкортстанның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Барый Кинҗәгулов сайлауларның тыныч һәм канун бозусыз үтүен белдерде. Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов яңа парламентта демагоглар булмауга канәгатьлек белдерде. Узган чакырылышта ике депутат: Мурзин һәм Шабаевлар бәйсез иде. Бу корылтайда берәү дә булмаска охшаган. Яңа парламентка сайланучылар арасында элекке спикер Константин Толкачев, Урал Рәхимов та бар. Күпчелек депутатлар ягулык-энергетик тармагында эшләүчеләр, төрле ширкәт җитәкчеләре, эшкуарлар.

2нче март Уфа шәһәре шурасына да сайлаулар узган иде. Анда шурага 35 депутат сайланды, шуларның 17се икенче тапкырга сайланучылар. Шәһәр шурасына рәис итеп элек тә шушы урынны биләгән Ирек Нигъмәтуллин сайланды. Башкала җитәкчесенә конкурс игълан ителде. Аңа йомган 27нче март ясалачак. Бәйсез чыганаклар бу урынга кабат бүгенге мэр Павел Качкаев “сайланачак” дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG