Accessibility links

Кадыров инде журналист булмакчы


Күренекле журналист Рамзан Кадыйров
Күренекле журналист Рамзан Кадыйров

Чечня президенты Рамзан Кадыйров Русия журналистлар Берлегенең җирле бүлекчәсенә алынды. Шактый яшь җитәкче булуына карамастан, аның инде төрле исемнәре бар.


Атнакич Русия журналистлар берлегенең Мәскәүдәге үзәге бу карарны көченнән чыгарса да, шушы вакыйга игътибарны төрле сәяси җитәкчеләргә куштанланып купшы исемнәр бирүгә, аларны әгъза итеп төрле оешмаларга алуга җәлеп итә.

Кадыйров Чечня журналистлар берлегенә җирле журналистиканы үстерүгә керткән өлеше өчен алынды. Таныклыкны тапшырганда Чечняның тышкы эшләр, милли мөнәсәбәтләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Шамсаил Саралиев, бу ирекле матбугат үсеше, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге өчен яхшы шартлар булдырган өчен, диде.

Әйтергә кирәк, Рамзан Кадыйров элегрәк Чечняның фәннәр академиясе академигы, төгәл фәннәр Русия академиясенең мактаулы әгъзасы булып сайланган иде. Моннан тыш, аңа Чечняның атаклы төзүчесе исеме дә бирелгән. Рамзан Кадыйровның инде Русия журналистлар берлегенә дә керергә теләвен бәяләп, Татарстан язучылар Берлеге әгъзасы Фәнзаман Баттал:

“Кадыйров кебек федераль үзәккә хезмәт итә торган башка сатлыкны таба алмаганнардыр. Ул яхшы тормышны Русиягә сатлыкта күрә һәм шуңа аның саклануында яшәргә тырыша. Аның журналистлар берлегенә алынуыннан соң кайбер күренекле журналистлар берлектән чыгачагын белдерде. Без журналист абруена тап төшерә алмыйбыз, дип. Мондый исемнәр вакытлыча алдану гына ул. Чөнки киләчәктә исемнәр белән түгел, ә эшләгән гамәләр белән искә төшерәчәкләр”, диде.

Сатирик-публицист Фәнзаман Баттал әйтүенчә, хәзер төрле академик исемнәрен сатып алырга да була, ә менә җитәкчеләргә аларны тагалар, ди.

"Хакимият тирәсендәге кешеләр җитәкчелеккә ялагайланып аларга төрле исемнәр бирә. Бу хәл бөтен Русиядә таралган”, ди Фәнзаман Баттал.

Аның әйтүенчә, элекке заманнарда төрле дәрәҗәләр, исемнәр бирү аеруча күп булган. Хәзер дә моннан әле арына алмаучылар байтак.

Күп кенә җирле җитәкчеләрнең хәзер төрле исемнәре бар. Мисал өчен, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Русиянең технология фәннәре академиясе академигы, мәгълүматлаштыру халыкара академиясенең мактаулы академигы, төбәк үсеше һәм хезмәттәшлек халыкара академиясе әгъзасы. Исемлек моның белән генә бетми - аның әле тагын берничә әгъзалыгы бар.

Сәясәт белеме кандидаты Илшат Сәетов, җитәкчеләргә төрле академик исемнәрен бирү төбәктә урнашкан сәяси культурага бәйле, дип исәпли.

"Төбәк башлыкларыннан күп әйбер тора бит. Алар акча бирүчеләр. Шуңа казнадан күбрәк акча алу өчен җитәкчеләргә игътибар күрсәтергә, ялагайланырга тырышалар", диде И. Сәетов.
XS
SM
MD
LG