Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамзан Кадыров Русия журналистлар берлегенә алынмады


Мәскәү - Русиянең журналистлар берлеге оешмага Чечня президенты Рамзан Кадыровны алу турындагы карарны, низамнамәгә туры килми, дип гамәлдән чыгарды.

"Безгә Кадыровның журналист буларак эшчәнлегенә дәлилләр китерелмәде. Шуңа күрә ул Русиянең журналистлар берлеге әгъзасе була алмый", - диде берлекнең баш секретаре Игорь Яковенко.

Чәршәмбе көнне Чечня мәгълүмат һәм матбугат министры Шамсаил Саралиев Кадыровка Русия журналистлар берлегенә кабул ителү турында таныклык тапшырды. Моңа каршылык белдереп кайбер журналистлар берлектән чыгу турында белдерде.
XS
SM
MD
LG