Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайланып та, вәкаләтләренә керешмәгән президент


Дмитрий Медведев һәм Владимир Путин
Дмитрий Медведев һәм Владимир Путин

Әле берничә атна элек, төңлә уятып сорасалар да, Русия президентының исеме Путин дип әйтә алмаган кеше булмагандыр. Хәзер исә хәлләр башкарак. Мондый сорау бирсәләр, ил башының кем икәнен кырт кисеп кенә әйтеп тә булмый бит әле.


Бүгенге көндә Русия ике башлы. Путин китеп бетә, ә Медведеве килеп өлгерә алмаган. Әмма илнең ике президенты була алмый, шушы хәл киләчәктә үзгәрергә тиеш булачак. Кемнең кем булачагын фаразлау бүген күп кенә басмаларда чагылыш таба.
Әле сайлау көннәрендә күзәтелгән хәлләргә игътибар итеп сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов болай дип яза:

“Путин белән Медведевнең Кызыл мәйданнан бергәләшеп баруын күзәтү дә бик кызык иде. Путин һәрвакыттагыча үзенең элекке гади бишмәтендә, йөреше дә сүлпән, кәефе булмавы да йөзенә чыккан иде. Медведев исә горурлык хисе белән, шатланып барды”, дип уртаклаша күзәтүләре белән Рәшит Әхмәтов.
Бер яктан шундый хәл күзәтелсә, икенче яктан Путин берничә көн элек “яңа сайланып вәкаләтләренә керешмәгән президент” турында яңа карар чыгарды. Бу билгеле булганча Дмитрий Медведевнең яңа вазыйфасы.

Сәясәтчеләр әйтүенчә, Русия тарихында бу шундый беренче карар, чөнки 1996 елда да, 2000 һәм 2004 елларда мондый хәл күзәтелмәде.
Әлеге карардан күренгәнчә, Русия президенты хакимияте исә бу ике айда Путин һәм Медведев кушканнарны да бертигез үтиячәк. Президентны саклау мәсьәләсенә килгәндә, “Коммерсант” Путинның сакчылары күбрәк булып кала, әмма Медведевнең дә киләчәк президент буларак саклау чаралары көчле көтелә.
Сайлаулардан соң илдә сәяси тормыш ничек дәвам итәчәк дигәндә, Рәшит Әхмәтов бу уңайдан мондый фаразлар ясый:

“Хәзер күпләр киеренке хәлдә. Төп сорау - инаугурация булачакмы? Чөнки Медведев бу ике айда яңа вазыйфалардан баш та тарта ала бит. Хәзер көннән-көн Путинның дәрәҗәсе төшеп, Медведевнеке күтәреләчәк. Бүген Абхазия белән Көньяк Осетия үзләрен бәйсез дип игълан итәргә әзер. Путин моны танырмы? Таныса ул Медведевне шундый авыр сәяси кризиста махсус бер үзен калдырмасмы?" дигән сорау куя Рәшит Әхмәтов.
Шулай итеп Русиядәге хәзерге ике президентның вазыйфалары төгәл билгеле булсын өчен илдә яңа кануннар да чыга башлады. Барысы да алдан уйланганча булса, әлеге канун гамәлдә 2 ай калачак. Аннан соң инде Медведевка тулы хокуклы президент дип эндәшәчәкләр. Ә әлегә Путин чыгарган яңа карар буенча Медведев “булыр-булмас президент" хәлендә кала.
XS
SM
MD
LG