Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген хоккейда кемдер алка, кемдер акча эшли


"Ак барс" быел 2005-2006 елгы сезонны кабатлый диләр
"Ак барс" быел 2005-2006 елгы сезонны кабатлый диләр

6 мартта Казанда “Ак барс”ның МВД хоккей командасы белән уенында тамашачылар гадәттәгедән шактый азрак булды.

“Ак барс” белән Мәскәү өлкәсенең МВД хоккей командасының соңгы уенындагы кызыклы хәлләрне безгә Татарстанда билгеле спорт журналисты Радик Сабиров сөйләде. Сүзен ул “Татнефть-Арена” боз сараенда халыкның гадәттәгедән аз булуыннан башлады.
“Кеше күп түгел иде, чөнки алып-сатарлар бөтен билетларны алып бетергән. Кассаларда билет юк, анда берсе гадәттә 200 сум тора иде. Яңа чор алып-сатарлары исә иң арзан бәяне 1200 сум дип куйдылар һәм килгән халык, мин телевизордан карыйм дип кире кайтып китте.”
Бу эшләре белән алып-сатарлар зыян буласын күреп, бәяне кисәк кенә төшерергә дә мәҗбүр була.
“Шул ук алып-сатарлар акчаларын каплар өчен 1200лек билетларны 100 сумга тәкъдим итеп йөрделәр. Шуңа башка алдагы уеннар белән чагыштырганда “Татнефть-Арена”да халык бик аз иде”, - ди Сабиров.
Русия чемпионатының плей-офф уенының беренче этабында “Ак барс” үз мәйданында Мәскәүнең МВД хоккей командасын 2 очрашуда җиңүгә иреште. Ләкин соңгысы “барс”лар өчен шактый катлаулы була. Әлеге уеннарны күзәтүче журналист Нияз Рахман сөйли:
“Уен киеренке узды. Бу юлы инде МВД хоккей командасы җитди каршылык күрсәтте. Чит мәйданда узачак уеннар да “Ак барс” өчен җиңел булыр дип уйламыйм. Чөнки үз мәйданнарында МВДлар җиңәргә тырышачак,” - ди Рахман.
“Ак барс”ларның МВД командасы белән чираттагы уеннары 7 мартта Балашиха шәһәрендә узачак. Плей-офф уеннары бер команданың өч җиңүенә кадәр дәвам итәчәк. Нияз Рахман Казанда узган уеннан соң “Ак барс”та булырга мөмкин үзгәрешләр турында да әйтте:
“Бәлки Роберт Эш урынына Зиннәтулла Биләлетдинов капкачы Нико Норенонны чыгарыр. Безнекеләр яхшырак саклансалар, миңа калса җиңәргә була.”
Шундыерак фикердә спорт сөюче Фәнил Вакказов та тора. Ул һәр уенны зур кызыксыну белән күзәтеп барган.
“Бу уеннар 2005-2006 елгы сезонны хәтерләтә. Ул вакыттта да “Ак барс” МВД белән уйнады, быел да. Безнекеләр анда көндәшен бүлек уенында җиңгән иде, кичә дә шулай булды. Вакыйгалар ул елдагы кебек барса “Ак барс” җиңәргә тиеш. Ә болай төгәл фаразлавы авыр, чөнки Казан командасы ачык уен күрсәтмәде әле.”
Журналист Нияз Рахман “Ак барс”ның яхшылап уйнарга мөмкинлекләре бар, ди. Ул уенчыларның хезмәт хакларын чамалап шундый нәтиҗәгә килгән.
“Бүгенге көндә “Ак барс” Русиядә иң бай хоккей командалары исемлегенә керә. Беренче өчлектә уйнаучы Зиновьев, Зарипов, Морозов кына да өчесенә елына 10 млн. доллар хезмәт хакы алып уйный. Шул ук Алексей Морозовка килсәк, ул елына 81 млн. сум акча ала”, - ди Нияз.
Татарстан журналистлары, Русия хоккей чемпионатында алдынгы урыннарга Мәскәүдәге югары даирәләр үзләренең “ЦСКА” командасын яки “Салават Юлаев” булуын телиләр дигән фикер дә әйтте. Чөнки берсе үзләренеке, ә икенчесе - Русиягә үз теләге белән кушылуының 450 еллыгын бәйрәм итә.

Бу очракта “барс”лар читтә кала. Ләкин Татарстан җитәкчелегенең Казан хоккей командасы дәрәҗәсен төшермәс өчен тырышулары да нык сизелә икән. Соңгы ике уенда да республика президенты үзе җанатарлар белән бергә “Ак барс” өчен җан ата. Алар Казан командасының чемпионатта җиңүенә ышана. Кимендә финалга чыгачаклар ди, спорт журналистлары.
XS
SM
MD
LG