Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 04:00

Тәһранда яшьләр исламча киенү тәртибенә каршылык белдерә: Dolce&Gabana, Christian Dior, Versace кибетләрендә киенә.


Иранда исламча киенү кагыйдәләре ирләргә дә, хатын-кызларга да кагыла. Бу тәртипне бозучылар кулга алына, акчалата җәзага тарттырыла һәм хаттә төрмәгә ябыла. Киенү тәртибен күзәткән әхлак полициясе хатын-кызларга башларына яулык бәйләп, өсләренә хиҗап киеп йөрергә куша. Ирләр кыска чалбар, кыска җиңле күлмәк яки галстук кия алмый. Әмма бу тыюларның берсе дә яшьләрне заманча затлы итеп киенүдән туктатмый икән.

Тәһранда яшәүче Али Мөһаммәди исемле яшь егет эшләп алган бөтен акчасын кием, модага ярашлы итеп чәч кистерү һәм кыйбатлы бизәнү әйберләре – кремнарга тотарга ярата. Моның белән ул исламча киенүгә каршы үзенчә протест белдерә. Урамга чыкканда без бер төрле киенсәк, дуслар, гаилә алдында без бөтенләй икенче кеше, ди Али Мөһаммәди:

"Мин Fashion TV каналын, дөнья мода каналларын карыйм. Минем иң яраткан дизайн ширкәтем – Dolce&Gabana. Кием алганда мин аның D&G стилендә булганын алырга тырышам. Мисал өчен кичә генә мин алардан бер пар аяк киеме алдым. Көмеш төстә сизелер-сизелмәс кызыл төшкән аяк киеме...."

Али Мөһаммәди крем һәм исле майлар саткан бер Европа ширкәтендә эшли. Аңа кием өчен бу кадәр акча бирү бер ни түгел. Тәһранның иң затлы чәчтарашларында чәч кистереп чыгу кимендә 100 долларга төшергә мөмкин, ди ул.

Тәһранда D&G, Christian Dior, Versace, Armani кибетләре бар. Көнбатышта да гадәти кешеләр өчен бик кыйбат саналган бу затлы мода кибетләрендә кемнәр ниләр сатып ала?

"Ул кибетләрнең үз мөштәриләре бар, һәр кеше ала алмый анда. Мисал өчен күптән түгел сеңелем белән сөйләштем, ул Диор кибетендә үзенә бер мең долларга башмак алган, бу бик кыйбат бит," - дип сөйләде Европада яшәүче Иран кызы Мәрьям.

Бай кешеләр һәм затлы кибетләр Тәһранның төньяк бистәсендә туплана икән. Кыйбатлы йортлар, заманча сәүдә үзәкләре нәкъ бу якларда төзелә. Соңгы елларда мөмкинлеге булганнар төзелеш эшләрендә бик күп акча эшләде. Акча юу, ришвәтчелек тә бу өлкәдә бик киң таралган. Байлар байый, ярлылар тагын да хәерчеләнә бара, ди Мәрьям. Тәһранда халык, бигрәк тә хатын-кызлар ике төрле тормыш алып бара.

"Полиция кулга алмасын өчен хатын-кызлар урамга яулык бәйләп чыга. Ә мәҗлесләрдә, дуслары, гаиләләре алдында алар бик матур, затлы, модага ярашлы киенә, берәр шундый мәҗлескә эләксәгез аның Тәһранда булганына ышанып та булмый", - ди Мәрьям.

Полиция кыска балаклы чалбар өчен кулга алырга мөмкин
23 яшьлек Нилүфәр исемле кыз күптән түгел Тәһранның сәүдә үзәкләренең берсендә тоткарланган. Әхлак полициясенә аның чалбарының кыскарак балаклы булуы һәм яулык астыннан чәче күренеп торуы ошамаган. Полиция Нилүфәрнең ата-аналарын чакыртып, кызларының алга таба болай эшләмиячәге, канунны үтиячәге турында кәгазь яздырткан, шуннан соң гына җибәргән. Моннан соң Нилүфәр башкача киенә башлаганмы соң?

"Юк мин әллә ни үтәмәдем ул канунны, ләкин башка кулга алмадылар мине. Мин хәзер урамда күп йөрмим, гадәттә машинада, сирәк кенә автобуска утырып йөрим. Алар гадәттә урамда йөрүчеләрне туктаталар", - ди Нилүфәр.

Тәһранда яшәүче Иран журналисты Ираҗ Җәмшиди, Ирандагы вазгыять катлаулы, аңа кабынып китәргә бер шырпы сызу җитә, ди. Шуңа да рәсмиләр хаттә киенү өчен дә катгый кануннар кертеп аларның үтәлешен тикшереп тора, ди журналист.

XS
SM
MD
LG