Исемлек 11 кеше һәм төркемнән тора. Алар арасында Татар Дәүләт Академия опера һәм балет театрында куелган “Шагыйрь мәхәббәте” операсының иҗат төркеме; язучылар Мәдинә Маликова, Камил Кәримов, Суфиян Поварисов, Тәлгат Гәлиуллин; шагыйрьләр Рәдиф Гаташ, Ркаил Зәйдулла; рәссам Виктор Аршинов; рәссам-сынчы Илдар Ханов; җырчы Салават Фәтхетдинов; Питербурдагы Тукай һәйкәлен ясаучылар бар.
“Тукай бүләген дәгъвалаучылар арасында көрәш былтырга караганда да киеренке булыр ахыры”, ди бүләкне кемгә бирүне караучы комиссия әгъзалары.