Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иерусалимда мәктәпкә һөҗүм: 8 кеше үлде


Иерусалим - Пәнҗешәмбе көнне Иерусалимда яһүд мәктәбенә булган һөҗүмдә 8 кеше һәлак булды, дистәләгән кеше яраланды.

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун, Британия, Франция, Европа Берлеге, Канада, Израиль һәм Фәлестин хакимияте һөҗүмне кискен тәнкыйтләп чыкты. АКШ президенты Джордж Буш бу гамәлне "вахшилек һәм коточкыч" дип атады.

Гадәттәнтыш утырышка җыелган БМО Иминлек Шурасы бу уңайдан бердәм белдерү кабул итә алмады. БМОдагы АКШ вәкиле Залмай Хәлилзад, белдерүнең кабул ителмәвенә Ливия карашы йогынты ясады, дип белдерде. Ливия узган антада Израильнең Газзә сызыгына булган һөҗүмнәрен хөкем итәргә чакыра.
XS
SM
MD
LG