Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда уйгыр милли хәрәкәтен экстремизмда гаепләмәкчеләр


Кашгар шәһәрендәге урам өндәмәсе - Кытай астында булу һәр почмакта күренә
Кашгар шәһәрендәге урам өндәмәсе - Кытай астында булу һәр почмакта күренә

Кытайдагы Синҗән иминлек хезмәте бу җәйдә Пекинда узачак Олимпия уеннары вакытында “Көнчыгыш Төркестан” Ислам оешмасы террор һөңүмнәре оештырырга планлаштыра дип белдерә.


Кытайның көнбатышында элек Көнчыгыш Төркестан, ә хәзер Синҗән-Уйгыр автоном район дип аталган бу җирдә асылда уйгыр, казакъ, үзбәк һәм татарлар яши. Соңгы елларда төбәккә Кытайның хань милләте, ягъни чын кытайлар килеп урнашуы күзәтелә.

“Хуаньцю-шибао” гәзите язуынча, Синҗән-Уйгыр автоном районындагы “Көнчыгыш Төркестан” Ислам оешмасы хәзер көчләрен туплый һәм олимпиада вакытында аның терракт оештыруы бик ихтимал имеш. Бу мәгълүматтан, Кытай хөкүмәте уйгыр милли хәрәкәтен экстремизм белән бәйләргә тырышуы булып чыга. Кытайдан Татарстанга килеп урнашкан академик Миркасыйм Госманов:

Академик Миркасыйм Госманов

“Көнчыгыш Төркестан ул Уйгырстан җирләре. Анда миллионлаган уйгыр яши. Аларның кайберләре Кытайда уздырылган милли сәясәт белән килешми һәм үзләренә күбрәк хокук сорый. Дәүләт башында торган зур халык вак халыкларның хокук даулауын яратмый.

Чөнки Кытайда Тибәт, эчке Монголия һәм Синҗәндагы уйгыр мәсьәләсе бар. Минемчә, беренчедән бу чыннан да кайбер экстремистларның булуы белән бәйле. Чөнки Синҗянда, Өремчидә һәм башка җирләрдә кайбер ызгышлар, хәтта шартлаулар да булган дигән хәбәрләр тарала. Икенче яктан, дәүләтнең бердәмлеген кайгырткан кытайлар, гомумән, кытай булмаган халыкларга шикләнеп карый. Чөнки уйгырлар арасында Кытайда яшәүдән канәгать булучылар белән бергә, хәзер бу илдәге милли хәрәкәт белән риза булмаучылар да җитәрлек.

Менә шундый шартларда кайсы гына күпмиләтле дәүләттә булмасын, ваграк халыкларга экстремист дип карау, алардан бик шикләнү киң таралган күренеш”, - ди үзе дә чыгышы белән шул яклардан булган академик Госманов.

Аның әйтүенчә, Кытайда тулы автономия тәләп итүчеләр беренче чиратта тибәтләр, аннары уйгырлар.

“Уйгырлар арасында эммиграциягә китеп, чит илләрдә диссидент булып яшәүче, Синҗән җиренең азатлыгын кайгыртучы көчләр дә бар”, - ди Миркасыйм Госманов.
Хәнипә Морат

Татарстанда хәзерге вакытта Синҗән-Уйгыр автоном районыннан килеп 30лап татар яшьләре белем ала. Аларның берсе - Казан дәүләт университетның тарих бүлегендә белем алучы Хәнипә Морат:

“Бер 5-6 ел элек бер төркем кешеләр Синҗән-Уйгыр автоном районын Кытайдан аерып чыгабыз дип уйлаганнар иде. Әмма күпчелек бу фикерне якламый”, - диде ул.

Әмма икенче яктан шул да мәгълүм - Кытайдагы коммунистик хакимият уйгырларның бәйсезлеккә, я булмаса һичюгы киңрәк автономиягә ирешү турындагы фикерләрен ирекле, куркусыз белдерү өчен шартлар тудырмый. Киресенчә, уйгырларның бу омтылышын террорга, астыртын эшчәнлеккә бәйләргә тырыша.

Олимпия уеннары вакытында Синҗәндәге мөселман көчләр, ягъни уйгырлар террор гәмәлләре оештыра ала дигән сүзләр дә Пекиндәге үзәк хөкүмәтнең шушы олы халыкара чараны үз максатларында кулланып калырга тырышуын күрсәтә.
XS
SM
MD
LG