Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яблоко" бүлеге башлыгына гаепләү белдерелде


Петербур - "Яблоко" фиркасенең Петербур бүлеге башлыгы Максим Резникка "хакимият вәкилләрен мыскыл итү һәм көч куллануда" гаепләү белдерелде.

Резник дүшәмбегә каршы төндә кулга алынган. Ул сугышкан билгесез кешеләрне таратырга тырышкан. Милиция Резник аларга буйсынмаган, дип белдерә.

Резник үзе бу хәлләрне "провокация" дип атый. Хакимиятләр моны аны "Ризасызлар йөрешендә" катнаштырмау өчен эшләгән, ди Резник.
XS
SM
MD
LG