Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косовога җибәрелгән мөрәҗәгатьнең кайтавазы


Чаллы прокуратурасы Хәшим Тачига җибәрелгән котлавы өчен ТИҮ рәисе Р.Кашаповка кисәтү ясады.


Косово хөкүмәте җитәкчесе Хәшим Тачи исеменә җибәрелгән шул котлау хатында Чаллы ТИҮе рәисе Р.Кашаповтан тыш, Мәскәүдән Мөхәммәт Миначев, Питербурдан Ринат Вәлиев һ.б. имзасы бар иде. Мәскәү һәм Питербур шәһәрләре хәкимияте Косовоны яклаучы татарларга нинди мөнәсәбәт күрсәткәндер, әлегә билгесез.

Ә менә Чаллы прокуратурасы Хәшим Тачига җибәрелгән котлау өчен ТИҮ рәисе Р.Кашаповка кисәтү ясады. Шәһәр прокуроры вазыйфаларын башкаручы Павел Шамов Косовога җибәрелгән телеграмманы “экстремистик эшчәнлек” дип бәяләде. Прокурор мондый фикердә:
“Хәшим Тачига булган мөрәҗәгатьне күпләп тарату җәмгыятьнең куркынычсызлыгына яный.”
Күпләп тарату дигәне Косовога җибәрелгән котлауның интернет сайтларында булуыдыр. “Азатлык” хәбәрчесе Хәшим Тачига булган котлауның эчтәлеге, прокуратураның моңа мөнәсәбәте, ТИҮнең ябылу куркынычы хакында сораулар белән Р.Кашаповка мөрәҗәгать итте.
“Әйе, без мөселман албаннарны котладык. Аларның озак еллар алып барган көрәше җиңү белән тәмамланды. Бу җиңүне прогрессив җәмәгатьчелек хуплады. Мондый чарадан без дә читтә калырга тиеш түгел идек. Үзебез дә коллыктан чыгарбыз, дигән ышаныч белән җибәрдек котлауны.”
Ә менә шушы котлау уңаеннан Чаллы прокуратурасының кисәтү ясавына нинди аңлатма бирәсез?
“Хәшим Тачига телеграмма җибәргәч, хокук саклау оешмалары тарафыннан безгә басым башланды. Алга таба да кискен мөрәҗәгатьләр язылса, чаралар уздырылса, ТИҮне ябабыз, диделәр. ТИҮ ябылганда белдерүләр ясасаң, җинаять эше ачабыз, дип кисәтү ясадылар.”
Заманында Чаллыда “Алтын Урда” газетасы һәрдаим хөкүмәтне тәнкыйтьләде, кискен мөрәҗәгатьләр бастырды. Нәтиҗәдә мәхкәмә аны яптырды. Сез дә шундый гамәлләр белән ТИҮгә ябылу куркынычын тудырмыйсызмы?
“Чаллы ТИҮе болай да ябык хәлдә. Безнең акцияләр, каршылык хәрәкәтен яктыртучы матбугат юк, диярлек. Без болай да идән астында гына эшләүче оешма. Җыелышларыбыз да хатынның фатирында үтә. Бу – адәм көлкесе. Булган авырлыкларга да карамастан хәрәкәт итәчәкбез. Прокуратура, ФСБ кисәтүе ул безгә шулай басым ясау ысулы. Бу басым В.Путин президент булгач башланган иде. Һөҗүм безгә генә түгел, “Иттифак”, “Азатлык”, “Аксакаллар Шурасы” һ.б. милли оешмаларга булды”, ди Чаллы милли хәрәкәте җитәкчесе.
Р.Кашапов әйтүенчә, Чаллы прокуратурасы Косовога җибәрелгән котлауда түбәндәге сүзләрне экстремизм дип атый:
“Татар халкы 456 ел Русия империясенең колониясе. Ул үзенең мәдәниятын, туган телен, мөстәкыйль хәкимиятен үстерә алмый. Табигый байлыкларына да хуҗа түгел. Алга таба, татарларга да, Сезнең кебек бәхетле көн килүенә ышанабыз”, дигән сүзләр Русия прокуратурасына ошамаган.
XS
SM
MD
LG