Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозныйда журналистлар урам җыенына чыкты


Грозный - Кайбер журналистлар Чечнянең журналистлар берлегеннән чыгулары турында белдерде. Рәсми белдерүдә журналистлар моны оешмага президент Рамзан Кадыровның алынуына протест йөзеннән эшләвен әйтә. Бу уңайдан Грозныйда урам җыены узды.

Икенче бер төркем журналистлар исә Чечня журналистлар берлеге Русия берлегеннән чыга, дип белдерде. Бу хакта Чечня президенты һәм хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Моны алар президент Кадыровның берлеккә алынмавына протест йөзеннән кылганнарын әйтә. Алар Русия берлегенең бу карарын - үз карарларына хөрмәтсезлек, дип саный. Кадыровның берлеккә алынуын республиканың кеше хокуклары вәкиле Нурди Нухаҗиев та яклап чыкты.

Президент Кадыровка бирелгән таныклыкта "чечен журнализмына керткән зур өлеше өчен бирелә" диелгән. Аны чәршәмбе көнне президентка республиканың мәгълүмат һәм матбугат министры тапшырды. Икенче көнне, низамнамәгә каршы килә, дип бу карар Русия журналистлар берлеге тарафыннан гамәлдән чыгарылды.
XS
SM
MD
LG