Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:08

8 мартны кибет талап котлаган


Башкортстанда да бу көннәрдә бәйрәм кәефе. 8 март хатын-кызлар көне уңаеннан хәтта өч көн ял да эләгә бу атна азагында.

Хезмәт урыннарында да, мәдәният сарайларында да бу көннәрдә гүзәл затларыбызга мәдхия җырлыйлар, бүләкләр тапшыралар. Җомга көнне Уфадагы Нефтьчеләр мәдәният сараенда шушы бәйрәм уңаеннан республиканың төп чарасы - тантаналы кичә булды. Анда республиканың югары түрәләре дә килгән иде.

8 март уңаеннан ир-ат заты үзенең котлауларын, бүләкләрен төрлечә җиткерә. Уфадагы бер билгесез ир кеше бу бәйрәм уңаеннан үзенчәлекле ысул белән бүләкне хатын-кызларга түгел, ә үзенә ясаган. 6 март кичендә Уфаның Совет районындагы хатын-кызлар киемнәре кибетенә кергән ир сөйгәненә бүләк алырга түгел, ә кибетне таларга кергән. Һәм максатына ирешкән ул. Сатучы ханымга пычак терәп, кассадагы барлык акчаны бирүен таләп итә бу оятсыз зат. Әлбәттә инде, кибеттә үзе генә калган сатучы куркышыннан көн буе җыелган акчаны чыгарып бирә. Җинаятьче 50 мең сумны эләктереп кибеттән чыгып сыза. Милиция хезмәткәрләре исә угры талаучыны эзләү белән мәшгуль.

XS
SM
MD
LG