Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:34

Яһүд мәктәбенә һөҗүм өчен җаваплылыкны Хәмәс алды


Газзә - Кичә кич Иерусалимда яһүд мәктәбенә булган һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә Хәмәс алды. Һөҗүмдә 8 укучы һәлак булды.

Хәмәс радиосы хәбәр итүенчә, сугышчылар узган атнада Израильнең Газзәдә уздырган хәрби чарасы һәм анда 120дән артык кешенең һәлак булганына "җавап кайтарырга вәгъдә итә".

Кичәге кебек һөҗүмнең Иерусалимда инде 4 елдан артык булганы юк иде. Ут ачкан кораллы кешенең көнчыгыш Иерусалимда яшәүче фәлестинле булуы ачыкланган.

Һәлак булганнарны җирләүдә бүген меңләгән кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG