Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Си-Ай-Эйга азаплау ысуларын куллануны рөхсәт итмәкче


Ак Йорт Үзәк күзләү идарәсе Си-Ай-Эй хезмәткәрләренә террорчылыкта шикләнелүчеләрдән сорау алганда су белән тончыктыру ысулын куллануны тыячак канунга президент Джордж Бушның вето салачагын белдерде.
Конгрессның ике пулатында да расланган бу канун Си-Ай-Эйга АКШ хәрби сорау алу күрсәтмәсендәге 19 ысулны гына куллануны рөхсәт итә.
Яңа канун Си-Ай-Эйга сорауларга җавап бирүдән баш тартучы тоткыннарга карата су белән тончыктыру һәм башка азаплауларны куллануны тыя.
Мондый ысуллар 2006 елда АКШ хәрбиләренә тыелды, әмма Буш аларны Си-Ай-Эйга рөхсәт итәргә тели.
XS
SM
MD
LG